Сабантуй милли бәйрәменә бүләкләр җыю

2025 елның 1 июне, якшәмбе

    2025 елның 31 нче маенда Бигәнәй  авылы  мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре белән бергә "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләкләр җыю" традицион халык йоласын оештырдылар.

Бүләкләр җыйганда гармун уйнауган  күңелле музыка астында халык җырлары яңгырады. Халык кунакларны ачык чырай белән каршы алды. Авылдашлар уеннар һәм ярышлар үткәрү өчен бәйрәмгә бүләкләрне  бик юмарт өләштеләр, теләкләр  теләделәр , бәйрәмгә сөенделәр.  Балалар зурлар белән бергә авыл буйлап йөрделәр һәм бүләкләр җыярга булыштылар, конфетлар җыйдылар. Бәйрәм йоласы барысына да бик ошады

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International