Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм

2025 елның 10 мае, шимбә

Бүген Бигәнәй авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм оештырылды. Җыр-моң, биюләр, истәлекләр бер-берсе белән үрелеп барды. Сугыш  чоры балаларының күз яшьләре аша сөйләнгән сүзләре, шигырьләре күңелдән күңелгә күчте. Алар бу очрашуны көткән булган. Бәйрәмгә, чәй табынын әзерләргә ярдәм иткән ООО "Саба агрофирмасының Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Р .га,һәръяклап ярдәм иткән Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахимовичка, балаларны сәхнәгә әзерләп чыгарган "Ромашка " балалар бакчасы мөдире Гайнуллина Р., Юнусова Г. авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
 

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International