" Халыкара гаилә көне"- тематик кичә

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 нче май көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында ,Халыкара гаилә көне" -  дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чарада ,,Ромашка"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.Мәдәният йорты мөдире катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Гаиләдә туганнарны һәм якыннарны берләштерүче изге традицияләрне саклау турында сүз барды. Чарада катнашучылар гаилә тормышының серләре һәм киңәшләре белән уртаклаштылар, гаилә тарихы турында сөйләделәр, буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре һәм реликвияләре турында шулай ук сөйләштеләр. Балалар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, шигырьләр сөйләделәр.

>
>

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International