Геройларны искә алу максаты белән Халыкара акция "Хәтер бакчасы" акциясе уздырыла. 8 нче май көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы" Халыкара акциясенә кушылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган батырларны искә алып агачлар утырттылар.