Сатыш авыл җирлегендә Сабантуй-2025

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

8 июнь көнне Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм музей-мэдрэсэ, Бигәнәй мәдәният йорты һәм Мамалай авылы клубы, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә  татар милли бәйрәмен "Сабантуй" оештырдылар һәм уздырдылар. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Ш.А., "Саба" ҖЧҖ директоры урынбасары Шәймәрданов Р.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. һәм Алмаз хәзрәт чыгыш ясадылар. Күпьеллык традиция буенча, авыл оешмалары авыл хуҗалыгыда эшләгән  хезмәт алдынгыларын мәйданда хөрмәтләделәр һәм тырыш хезмәтләре өчен бүләкләделәр.  Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуй башлангычында һәм милли уеннар оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәм барысында да якты һәм уңай тәэсирләр калдырды.

 

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International