Кыш - күңел ачу өчен искиткеч матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтеп алалар. Кыш җитү кар белән уйнау мөмкинлеге белән бәйле бит. Саф һавадагы уеннар сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы. 19 гыйнвар көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән таудан чаналарда һәм ватрушкаларда шууы оештырдылар. Кышкы җылы һава торышы, яхшы кәеф рәхәтләнеп ял итәргә ярдәм итте. Балалар тау шудылар, уйнадылар, көлештеләр, шаярдылар. Яңакларда алсулык, күзләрендә шатлык, йөзләрендә бәхетле елмаю - саф һавада ял итү нәтиҗәсе! Тау шуып аргач балалар кайнар чәй, коймак белән сыйландылар. Балалар барысы да канәгать калдылар, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
17 гыйнварда, үзешчән сәнгатьтә иң актив катнашучылар өчен, Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йортында узган Кияүләр" театральләштерелгән тамашасына культпоход оештырдылар. Кызыклы сюжет, искиткеч уен, актерлар составы - тамаша бер сулышта каралды. Тамашачылар юл буе өйгә кайтканда тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, яхшы кәеф өчен оештыручыларга рәхмәтле булып калдылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр әхлакый ярдәмгә, даими игътибарга һәм гади җылы сүзләргә мохтаҗ. Инвалидларның проблемаларының берсе аралашу җитмәү икәнлеге билгеле. 9 январь көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы образында авылдашларына - балачак инвалидларына өйләренә бардылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бүләкләр тапшырды. Очрашу бик күп уңай хис-кичерешләр тудырды һәм күңелгә хуш килерлек булды. Без бу гүзәл кешеләрнең күзләрендә шатлык чаткыларын кабыза алуыбызга шатбыз.