8 май көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг оештырдылар. Авыл җирлеге башлыгы А.А. Гәрәев катнашучыларны истәлекле көн белән котлады, бу көннең мөһимлеге турында сөйләде. Аннары фил.N6 (Мичан) директоры Шәймәрданов Р.Р. Район Админстрациясе вәкиле Кәримов М.Р. һәм хезмәт ветераны Хәсәнов Ф.Ш. чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары катнашучыларны шигырьләр һәм җырлар белән котлады. Үз гомерләрен Җиңү хакына биргән кешеләр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәл янына веноклар һәм чәчәкләр куелды. Солдатларыбыз, әби-бабаларыбыз кылган батырлыкны без беркайчан да онытмаячакбыз. Рәхмәт Сезгә!
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }