«Йомырка бәйрәме»

2025 елның 2 мае, җомга

1 май көнне Яңа Мичана мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары өчен «Йомырка бәйрәме» үткәрделәр. Бәйрәм үзенең тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Гадәттә аны язгы кыр эшләреннән соң оештырганнар. Балалар йомырка җыйганнар, ә соңыннан берничэсен яхшы уңыш алу өчен җиргә күмгэннәр. Мәдәният хезмәткәрләре авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, тынычлык һәм имин күк йөзе теләделәр. Олылар балаларга татлы ризыклар һәм буялган йомырка тараттылар. Бу бәйрәм авылдашларны берләштерә, бәйрәм рухы бирә, күңел күтәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International