« Җиңү чәчәге»

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре гофрланган кәгазьдән канәфер ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл ветераннары елдан-ел кими бара. Ләкин алар башкарган батырлык турындагы хәтер мәңгелек һәм алар турындагы истәлек тагын бик күп буыннар күңелендә яшәячәк. Шуңа күрә мастер-класс тематикасы итеп нәкъ менә канәфер - Җиңү символы сайланды. Россиядә бу чәчәк һәрвакыт геройлар символы булып санала иде. Кызыл канәфер сугышта коелган кан символы булып тора.

Катнашучыларга алдан әзерләнгән шаблоннар буенча чәчәк элементларын кисеп алырга тәкъдим ителде. Һәр адым алдагы гамәлләрне тәфсилле тасвирлау белән үрелеп барды, шуңа күрә иң тәҗрибәсез балалар да тәкъдим ителгән биремнәрне үти алды. Нәтиҗәдә, бик матур чәчәкләр ясалды. Әзерләнгән канәферләрне, балалар , Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган мемориалга куерга килештеләр.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International