Экологик экскурсия «Туган як сукмаклары»

2025 елның 20 мае, сишәмбе

18 май. Бу көнне кемдә нәрсә, ә бездә экологик экскурсия. Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен табигатькә экскурсия оештырдылар. Экскурсия үсеп килүче буында табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында оештырылды. Экскурсия барышында балалар безнең җирлектә нинди агачлар һәм үсемлекләр үсүен, урманда нинди хайваннар һәм кошлар яшәвен искә төшерделәр. “Туган ил нәрсә ул?”, “Табигать табышмаклары”, “Тасвирлап бел” конкурсларында катнашып, балалар акыл һәм логик фикерләү камиллеген күрсәттеләр. Сәяхәт хәрәкәтчән уеннар белән үрелеп барды. Уен формасында мәдәният хезмәткәрләре балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерергә тырыштылар. Бу кагыйдәләр һәркемгә күптән билгеле кебек, ә менә аларны кызганычка каршы, бар кеше дэ үтәми.

Чарада балалар туган табигатьнең матурлыгы, ел вакытлары һәм табигый күренешләр турында күп сөйләделәр. Алынган бөтен мәгълүмат экологик грамоталылык һәм экологик аң формалаштыруга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Балалар сәяхәттән бик канәгать калдылар. Рәхәтләнеп уйнадылар,ял иттелэр. Һәм әлбәттә, истәлеккә күп фотографияләр ясадылар.

 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International