Җиңү көне алдыннан бөтен Россия буйлап "Ветеранга кунакка" акциясе уза. Әлеге проект кысаларында Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәүлетова Тәнзилә әби һәм Миңнебаева Гөлнисә әбидә булдылар. Аларның балачагы Бөек Ватан сугышының авыр, ач елларында узды. Сугыш аларны балалыктан мәхрүм итте. Шул сабыйлар, укырга өйрәнмәгән килеш, тылда өлкәннәр белән бертигез эшләп, Җиңү көнен якынайтып, фронтка ярдәм итүләренә ышануы кыен. Мәдәният хезмәткәрләре аларга сәламәтлек, иминлек теләделәр, бүләкләр һәм Георгий тасмаларын хөрмәт йөзеннән тапшырдылар. Ветераннар игътибар өчен рәхмәт белдерделәр һәм очрашуга шатландылар. Алар үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, балачаклары турында сөйләделәр.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }