Җиңү көне алдыннан Яңа Мичән мәдәният йортында китапханә белән берлектә тыл ветераннары, авылыбызнын хөрмәтле кешеләре катнашында тантаналы чәй табыны үткәрелде. Тантаналы чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәменә багышланган иде. Чәй эчу концерт номерлары белән үрелеп барды. Тантанага шагыйрә Ибраһимова Сөмбелә апа чакырылды. Ул үзенең Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрен укыды. Чарада сугыш вакыты, тынычлык өчен көрәшкән кешеләргә рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт сүзләре яңгырады. Чарада катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт. Ветераннарга ярдәм иту һәм игътибар - безнең уртак бурычыбыз. Без халкыбызның батырлыгы турында истәлек саклыйбыз һәм аны киләчәк буыннарга тапшырабыз.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }