«Яманнан ерак бул!»-әңгәмә

2025 елның 13 июне, җомга

10 июнь көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре үсеп килүче буын арасында наркоманияне профилактикалау максатыннан "Кояшкай" мәктәп яны лагере балалары өчен наркотик матдәләрнең зыяны турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Балаларга төрле наркотиклар куллануның аянычлы очраклары, гамәлдәге наркотикларга каршы законнар һәм шундый хокук бозулар өчен каралган җаваплылык турында сөйләделәр.

Аеруча СНЮС дип аталган тәмәкегә игътибар иттеләр. Укучыларның бу тәмәке төренең зарарсыз булуы турындагы фикерләрен юкка чыгардылар һәм аны кулланучыларның нинди нәтиҗәләргә очравы турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында мәдәният хезмәткәрләре балаларга наркотик һәм психотроп матдәләр кулланудан ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр, мөмкин кадәр күбрәк спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш иттеләр.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International