ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Мәктәп укучылары өчен интеллектуаль уеннар – махсус логик яки стратегик уен техникасы, аларда уңыш турыдан-туры уенчыларның сәләтләренә һәм күнекмәләренә бәйле. Монда да үз кагыйдәләре һәм сюжет линиясе бар. Мондый уеннар ярдәмендә яшүсмерләр үз осталыкларын үстерә, белемнең яңа өлкәләрен үзләштерә ала. Моннан тыш, аралашу кысаларында укучылар бер-берсе белән күбрәк танышалар, сыйныфташларын төрле яктан яхшырак беләләр. Бүген, 2 апрельдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен шашка һәм абалон буенча интеллектуаль уеннар үткәрделәр. Уеннар бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Җиңүчеләр бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

02 апрель көнне Керәнне авыл клубында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар базары» дип аталган  чара  уздырылды. Әлеге чара балаларга хайваннар дөньясы турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк.  Очрашуда балалар  кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Балалар кошлар турында табышмакларны бик теләп чиштеләр, рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Кызлар шулай ук «Балаларга күчмә кошлар турында»  видеофильмын карадылар. Чарада  балалар кошлар тормышы турында китаплар белән таныштылар. Клуб мөдире  балаларга кошларның төрләре турында, аларның файдалары, зыяннары, сирәк очрый торган кошлар турында  сөйләде. Балалар бик күп  кызыклы мәгълүмат белделәр! Һичшиксез, кошлар көне балалар хәтерендә калачак.

Тэги: Керәнне авыл клубы

1
апрель, 2023 ел
шимбә

1 апрель көлке көне уңаеннан Елыш авыл клубында "Көлке патшалыгында" дип исемләнгән куңел ачу викторинасы уздырылды. Көлке көнен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Дуслар яки танышлар бер-берсен шаяртып алдалыйлар, дусларча елмаю безнең күңелләребезгә витамин кебек урнаша. Балалар чын күңелдән көлке викторинасы программасына катнашып җаваплар бирделәр һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

Тиздән язгы каникуллар тәмамлану вакыты да килеп җитә. Балаларның ялларын кызыклы итеп оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм күңел ачулар, спорт ярышлары һәм конкурслар үткәрделәр. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль сайлый һәм буш вакытын файдалы үткәрә алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.1 апрельдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен шахмат турниры оештырды. Шахмат ярышы-үз-үзеңне тота белү, логика, шулай ук вакыйгалар үсешен исәпләү осталыгы ярышлары. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар җылы, җиңел шартларда узды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

1 апрель көнне Халыкара кошлар көне уңаеннан Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен «Без-кошларның дуслары»дигән экологик уен үткәрделәр.Чара башында балаларны туган ягыбыз кошлары белән таныштырдылар, яз көне безнең җирлеккә күчеп килүче кошлар, аларның гадәтләре һәм алар тормышындагы кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Уен биш биремнән торды:“Сүзле портрет", кош рәсемнәре төшерелгән плакат һәм кыскача тасвирлама буенча кошны атадылар; " Шигъри бәйге», анда укылган өзекләр буенча әсәр авторын атарга кирәк булды; “Барысы да кошлар турында» , бер минут эчендә һәр команда билгеле бер сорауларга җавап бирде; «Тере барометр»биремендә балалар кошлар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр;“Сорауга җавап бир " дигән соңгы биремдә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар уенда  актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ә балалар уеннан бик яхшы кәеф алдылар, кечкенә күршеләребез турында бик күп яңалыклар белделәр.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

1 апрель- көлке көне буларак билгеле. Белгәнебезчә, бу көн, күңелле алдаулар һәм шаяртулар, мәшәкатьсез мәзәкләр һәм көлүләр белән дан тота. Шуңа Күрә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре клоун булып киенеп, балалар өчен «Әкияти чемпионат» дип исемләнгән, көлке көненә багышланган, конкурс - уен программасы үткәрделәр. Бәйрәм биюләр, җырлар, халык уеннары һәм күңелле эстафета белән үрелеп, бер сулышта узды. Балалар күңелле вакыт үткәрделәр, «12 таяклы», «Күршең белән дуслаш», «Айболит» һәм «Төлке-Алисә» кебек уеннар уйнадылар, бер-берсен шаярттылар, әби- бабалары белән язгы каникулларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

                1 апрель көнне Килдебәк  мәдәният йорты,китапханәче белән берлектә «Әйдә шаярыйк» исемле күңел ачу программасы үткәрделәр. Якты елмаюлар, Бөтендөнья көлү көненә багышланган күңел ачу программасы вакытында яңгырады. Яшьләр үзләренең шаяртулары белән сөендерделәр, шулай ук башка илләрдә яраткан бәйрәмнең, ничек билгеләп үтүләрен сөйләделәр.

Бу кичне яшьләр күңелле уеннар уйнадылар. Җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар.  Чараның икенче өлешендә дискотека үткәрелде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Көлке көне иң еш очрый торган бәйрәм түгел, ләкин ул бик танылган. Һәм шулкадәр шәп, ул язгы кояшлы көнне – 1 апрельдә килә. Бу көнне Сулэ авыл клубында "Колке илендэ кунакта"уен программасы уздырылды.Балаларга кунакка күңелле Клоун һәм Леди баг килде.Алар балалар белән уйнадылар,шаярттылар,ярыштылар.Леди баг балаларның белемнәрен тикшерде, күңелле табышмакларны чиште.Бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштык.Ахырда балалар татлы бүләкләр алдылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

1 апрель-күңел ачу, юмор һәм шатлык тантанасы. Нәкъ менә шуңа күрә бүген Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчә 2023 елның 1 кварталында балалар арасында клубның иҗади эшчәнлегендә катнашу һәм чараларга йөрү буенча нәтиҗәләр ясады. Иң актив катнашучыларны кечкенә бүләкләр белән бүләкләделәр. Кич яндыргыч дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы алымнарының берсе – аларны әйбәт юморга өйрәтү, көлү урынлы булганда бөек икәнлеккә төшендерү. Шушы максат белән 1 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Беренче апрель ыгы-зыгысы” дигән музыкаль – биюле программа оештырылды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар. Аннан клоун белән күңелле сораулар, биремнәр үтәделәр. Иң озак көлүгә дә конкурс үткәрелде. Ахырдан катнашучылар баллы призга ия булдылар. Чарадан һәркем күңеллелекнең, көлүнең җылысын тоеп таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International