ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2023 ел
шимбә

1 апрель көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Кунелларне иман нуры балкытсын " Идрис хәзрәт Галәветдинов белән дини кичә - очрашу узды..Идрис хәзрәт үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Зур ифтар белән чара тәмамланды.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Ел дәвамында бик күп бәйрәмнәр бар, ләкин көлү көненнән дә күңеллерәк нәрсә юк. 1 апрель турында искә алганда елмаеп тормаган кешене табу кыен — көлү, шаярту һәм яхшы кәеф белән бәйле яраткан халык бәйрәме. 1 апрельдә балалар белән бергә «Көлке көне»дип аталган стена газетасы чыгарылды. Чөнки көлү көне бөтендөнья бәйрәме, бөтен дөньяда беренче апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм милли булмаса да, ул күп кенә илләрдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм вакытында дуслар һәм танышлар белән уйнау, яки алар белән шаярту гадәти хәл.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

1 апрель көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Безгә җылы яклардан кошлар кайтты» дигән темага экологик-танып белү программасы үткәрделәр. Балалар чара барышында бу көннең тарихы белән таныштылар,  кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Кошлар темасына  кагылган викторина сорауларына,  табышмакларга актив җавап бирделәр.

  Әлеге чара балаларга  күптөрле кошлар белән танышырга, туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 апрельдә Корсабаш мәдәният йортында Корсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә әкият геройлары катнашында "1 апрель беркемгә дә ышанма"дип аталган күңел ачу программасы оештырылды һәм үткәрелде
Балалар юмор бәйрәме традициясенең кайдан килеп чыкканын белделәр көлә белүчеләр озаграк яшиләр халык зирәклеге шулай ди
Балалар күңелле уеннар, конкурслар уйнадылар, шаярту викториналарын чиштеләр

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

1 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара китап көне кысаларында, «Сезне утрауда маҗаралар көтә » исемле әдәби сәяхәт үткәрделәр. Балалар китаплары-бөтен дөнья, балалар дөньясында иң кызыклы һәм серле ил. 2 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ганс Кристиан Андерсен барлык чорларның иң бөек әкиятчесе дип санала. Балалар бөек Г.К.Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар.  Чарада язучының тормыш юлы белән таныштылар, презентация-викторина ярдәмендә Андерсенның  әкият геройларын танып, сөйләп бардылдар. Г.Х. Андерсен әкиятләренә багышланган уен-квест балаларда күңелле җанлану уятты. Катнашучылар китаплар турында мәкальләр укыдылар, шифрланган табышмакларны чиштеләр,әкиятләр, китап белән бәйле сүзләр төзеделәр. Һәр станциядә катнашучылар яңа биремнәр алдылар .Сәяхәт серле ачкычны табу һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

 Беренче апрель-Юмор көне, көлү көне, күңелле шаяру һәм уйнау көне. Бу көнне һәркем яхшы кәеф булдыру өчен бер-берсен көлдерергә тырыша. 1 аррель Урта Нырты авыл клубында "Первоапрельский кураж"квист уенын үткәрделәр. Анда катнашучылар бу бәйрәмнең безнең илгә кайдан килүен һәм ни өчен нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр, төрле илләрдә яшәүчеләрнең бу көнне ничек шаяртуларын һәм бер-берсен уйнауларын ачыкладылар. Балалар «Перевертыши», «юмор в литературе», «Крылатые выражения», «Артистичный» конкурсларында актив катнашалар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара барышында катнашучылар «көлү» сүзенә синонимнар сайладылар, кыскача сөйләмнәр укыдылар. Чара ахырында авыл клубы мөдире балаларга программада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм көлүнең сәламәтлек, тотрыклылык һәм тормышта уңыш күрсәткече булуын искәртте.

Тэги: Урта Нырты авыл клубы

1 апрельдә Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен «Елмай күбрәк»күңел ачу программасын үткәрдек. Көлке көне иң еш очрый торган бәйрәм түгел, ләкин ул бик танылган. Һәм шулкадәр шәп, язгы кояшлы - 1 апрельдә килә. Беренче апрель ,  , балалар өчен тулы бер сюрприз булды.Балалар күңелле уеннарда, катнаштылар бик күп уңай эмоцияләр һәм аралашу шатлыгы алдылар. «Һәркем өчен көлү» викторинасы балаларга күп кенә тәэсирләр бүләк итте, аларның белемнәрен арттырды, ә бию һәм уеннар күтәренкелек һәм тыелгысыз энергия бирде.

 

--

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

31
март, 2023 ел
җомга

Көлке көне-1 апрельдә билгеләп үтелә торган  бәйрәм. 31 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында көлке һәм юмор көненә багышланган «Көлке кичәсе» узды. Бәйрәмгә балаларга кунакка күңелле клоун-Бантик килде. Ул үз кәефен күтәрү өчен балалардан кызыклы идеяләргә өйрәнде . Күңел ачулар, уеннар, биюләр, шаян аттракционнары белән балалрның күңеллләрен ачты.  Бәйрәмгә килгән балаларга  шатлыклы, җылы атмосферасы тудырды. Кичә барышында конкурслар да кызыклы формада үтте. Балалар куйган кызык скетчлар да нәни тамашачыларга бик ошады.. Елмаюлар диңгезе, шатлыклы хисләр барысы да бәйрәмнең уңышлы булуы турында сөйләде!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

31 мартта Эзмә мәдәният йортында «Тылсымлы тасма»дип аталган мастер-класс узды. Тасмалар белән чигү – ул канвада яки төрле тыгызлыктагы тукымаларда энә һәм төсле тасмалар ярдәмендә нинди дә булса рәсем ясау ысулы. Бизәү өчен кулланылган тасмалар һәм тесьмалар көндәлек тормышка ныклы кереп калган. Алар турында гадәттә бәйрәмнәр һәм тантаналы вакыйгалар алдыннан искә алалар, анда безнең тирә-юньдәге дөньяны бизәү кирәклеге барлыкка килә. Бу матур һәм искиткеч һөнәрләрнең берсе. Нечкә тасмалардан бик матур чәчәкләр һәм үрнәкләр ясарга мөмкин. Һәрбер кул эшләре кебек үк, тасмалар белән чигүдә дә үз серләре һәм хәйләләре бар. Яшүсмерләр белән төрле төстәге чигүләр буенча мастер-класс узды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

31 мартта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Спорт һәм мин -аерылгысыз дуслар!»– уен программасын үткәрделәр. Чара бик күңелле  узды, ә аның катнашучылары, күңелле спорт конкурсларында ярыштылар, зирәклек, көч,җитезлек һәм чыдамлык күрсәттеләр.  Ярышларны балалар бик җитез, бердәм булып үтәделәр. Әлеге чара барлык катнашучылар күңеленә дә хуш килде. Балалар күтәренке күңел белән таралыштылар. 

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International