«Беренче апрель куражы» квист уен.

2023 елның 1 апреле, шимбә

 Беренче апрель-Юмор көне, көлү көне, күңелле шаяру һәм уйнау көне. Бу көнне һәркем яхшы кәеф булдыру өчен бер-берсен көлдерергә тырыша. 1 аррель Урта Нырты авыл клубында "Первоапрельский кураж"квист уенын үткәрделәр. Анда катнашучылар бу бәйрәмнең безнең илгә кайдан килүен һәм ни өчен нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр, төрле илләрдә яшәүчеләрнең бу көнне ничек шаяртуларын һәм бер-берсен уйнауларын ачыкладылар. Балалар «Перевертыши», «юмор в литературе», «Крылатые выражения», «Артистичный» конкурсларында актив катнашалар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара барышында катнашучылар «көлү» сүзенә синонимнар сайладылар, кыскача сөйләмнәр укыдылар. Чара ахырында авыл клубы мөдире балаларга программада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм көлүнең сәламәтлек, тотрыклылык һәм тормышта уңыш күрсәткече булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International