26 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дендрология бакчасында Кукмара 4 мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен "Кыш бабайны эзләп" исемле яңа театральләштерелгән тамаша үткәрделәр. Балалар Яңа ел символы булган ат һәм галим Песи ярдәмендә Кыш бабай белән Кар кызын урлаган Убырлы карчыкның барлык биремнәрен үтәделәр.
Кыш бабай белән Кар кызы табылгач, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм күңелле итеп биеделәр.
Тәрәзә артында чын карлы кыш! Тимераякта һәм чаңгыда шуу, кар таулары һәм крепостьлар кору, чын күңелдән карда уйнау өчен күптән көтелгән вакыт. Үз куллары белән ясалган әкият фигуралары теләсә кайсы ишегалдының матур бизәгенә әверелә. Ә уртак иҗат дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә һәм аралашуның күңелле минутларын бирә. Иштуган мәдәният йорты белгечләре фанерадан һәм кардан фигуралар ясадылар. Барысы да бу фигураларны ясау өстендә бик тырышып эшләделәр. Иҗади идеяләр бик күп . Фигураларны зур энтузиазм һәм чын балалар шатлыгы белән ясадылар һәм буядылар.
Яңа елны һәркем түземсезлек белән көтә. Бүләкләр, җырлар, бию һәм күңел ачу һәрвакытта да көтәбез. Бәйрәмне тагын да яктырак итү өчен, ул хәтердә калсын өчен, без Иштуган мәдәният йорты белгечләре фотозона булдырдык. Яңа ел фотозонасы-матур фотога төшү өчен искиткеч урын. Безнең мәдәният йортында шундый "Тылсымлы фотозона" бар . Барыгызны да фотосессиягә чакырабыз!
«Яңа ел тәрәзәләре 2026 " акциясе биналарның бизәлеше генә түгел, ул тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү мөмкинлеге дә. Якты, матур тәрәзәләр үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итә, елмаюлар уята һәм позитив белән кора. Бу бәйрәм һәм бердәмлек атмосферасын тудыра, Яңа ел – ул могҗизалар һәм теләкләрне үтәү вакыты икәнен искә төшерә.
Яңа ел-ел саен балалар һәм өлкәннәр көтә торган вакыйга, ул тылсым һәм теләкләрне үтәү вакыты. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар могҗизага аеруча мохтаҗ һәм аңа чын күңелдән ышаналар. 25 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Мишә авыл җирлеге белән берлектә Лесхоз бистәсендәге инвалид балаларга сертификат рәвешендә бүләк тапшырдылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән көтелмәгән очрашуга балалар бик шатландылар.
25 нче декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» нең беренчел бүлекчәсе оештырган фатирник үткәрелде. Уңайлы шартларда катнашучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, үзара тәҗрибә уртаклаштылар, киләчәккә планнар кордылар. Шулай ук Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «Табигый фантазияләр» исемле табигый күркәләрдән мастер-класста катнаштылар. Чара Яңа елда бер-берсенә ихлас теләкләр белән тәмамланды.
25 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән китапханәселәре хезмәткәрләре белән берлектә ШЛПУМГ хезмәткәрләре балаларына «Яңа елны көткәндә» дигән яңа ел спектакле күрсәттеләр. Әтәч, Василиса кыз, Убырлы карчык һәм чын дуслык турындагы мавыктыргыч әкият нәни тамашачыларга мавыктыргыч вакыйгалар һәм Яңа ел могҗизалары белән тулы гаҗәеп тарихка чумарга мөмкинлек бирде. Бу спектакль талантлы белгечләр, «Акварель» хореография коллективы тарафыннан тәкъдим ителде, алар балаларга шатлык һәм онытылмас тәэсирләр китерү өчен бу тамашаны зур ярату һәм мавыгу белән әзерләгәннәр. Аннары мәдәният йорты сәхнәсендә балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә шигырьләр сөйләделәр. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.
24 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Мон» халык театры коллективы һәм клуб берләшмәсенә йоручеләр тамашачыларга Рәфис Фазылҗанның «Утыр эле яннарым»комедиясен тәкъдим иттеләр. Вакыйгалар яшьләр юк диярлек авылда бара. Ике авыл кызына бер егет ошый һәм алар үзара ярышалар. Әгәр дә эшкә өлкән буын комачауламаса, бу мөнәсәбәтләр шулай дәвам итәр иде дә. Тамашачылар артистларның чыгышын бик җылы каршыладылар, көлештеләр һәм кул чаптылар.
24 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында МПП ЖКХ балалары өчен «Зимние радости» исемле күңел ачу программасы үтте. Чарага Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашуны түземсезлек белән көткән бик күп яшь катнашучылар җыелды. Программа матур тамаша белән башланып китте, анда алып баручылар кышкы могҗизалар һәм Яңа елны бәйрәм итүнең традицияләре турында сөйләделәр. Балалар күңелле конкурсларда, уеннарда һәм биюләрдә катнаштылар. Чара балаларга онытылмаслык хисләр һәм уңай тәэсирләр бүләк итте, шулай ук Яңа ел алды тылсымлы кәефенә көйләде.
24 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән китапханәселәре хезмәткәрләре белән берлектә «Яңа елны көткәндә» дигән яңа ел спектакле күрсәттеләр. Әтәч, Василиса кыз, Убырлы карчык һәм чын дуслык турындагы мавыктыргыч әкият нәни тамашачыларга мавыктыргыч вакыйгалар һәм Яңа ел могҗизалары белән тулы гаҗәеп тарихка чумарга мөмкинлек бирде. Бу спектакль талантлы белгечләр, «Ritmix» хореография коллективы тарафыннан тәкъдим ителде, алар балаларга шатлык һәм онытылмас тәэсирләр китерү өчен бу тамашаны зур ярату һәм мавыгу белән әзерләгәннәр. Аннары мәдәният йорты фойесында балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.