«Минем дустым – велосипед» дип аталган велосипед ярышы

2025 елның 27 июне, җомга

Велосипед иң уңайлы һәм экологик чиста транспорт төрләренең берсе санала. Аны әйләнә-тирә мохит турында борчылучы һәм үз сәламәтлеген саклаучы кешеләр сайлый. Велосипед кешене яхшырак итә.  27 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Минем дустым – велосипед» дип аталган велосипед ярышы оештырдылар.Балаларны велосипедны уйлап табу тарихы белән таныштырдык, аның төзелешен һәм куллануның төп кагыйдәләрен аңлаттык. Шулай ук велосипедта йөргәндә нинди юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерделәр. Балалар велосипедчыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, беренче велосипедның барлыкка килү тарихын, нинди төзексезлек велосипедның ватылуына китерергә мөмкинлеген белделәр, бик рәхәтләнеп табышмакларны чиштеләр, барысы да велосипед безнең тормышта бик мөһим, һәм велосипедта йөрү һәркемгә – балаларга да, өлкәннәргә дә бик файдалы дигән бердәм фикергә килделәр, ә аннары барысы да бердәм рәвештә велоузышта катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International