27 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хәрби операциясендә катнашучы сугышчыларыбыз өчен «НА пользу» гуманитар ярдәм җыю оештырды. Әлеге чарада мәдәният йорты һәм Шәмәрдән җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Бина фойесында ашамлыклар һәм барлык кирәкле әйберләрне куяр өчен өстәлләр урнаштырылды. Сугышчыларыбызның күңелен һәм тәнен җылыту өчен болар барысы да тиздән фронтка китәчәк. Җыенга килгәннәрнең һәркайсы үзен ниндидер зур, мөһим нәрсәнең бер өлеше итеп хис итә алды, бу безнең яклаучыларга өмет һәм көч бирә.