ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2023 ел
җомга

13 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен «Папа может» дип исемләнгән әтиләр көненә багышланган мастер-класс оештырдылар. Мастер-класста балаларга оригиналь открыткалар ясау өчен төрле техника һәм кызыклы фикерләр тәкъдим ителде. Балаларга шулай ук открыткаларга махсус тылсым бирү өчен төрле материаллар һәм бизәү әйберләре белән ничек эшләргә икәнен өйрәттеләр. Бу чара балаларга үз хисләрен һәм теләкләрен уникаль открыткалар ярдәмендә белдерергә мөмкинлек бирде, алар әтиләре өчен сөенеп, үз куллары белән ясаган бүләкләрен булдырдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе уза. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. 13 октябрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты хэм Тубэн Утар авыл клубы  хезмәткәрләре, Курсабаш мэктэбе укытучылары белэн берлектэ әлеге акциягә кушылып диктант яздылар. Әлеге акциядә катнашып алар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Көз-кызыклы табигый материалларга бай чор: күркәләр, чәчәкләр һәм яфраклар. Табигать-бетмәс иҗат һәм илһам чыганагы. Табигый материал белән эшләү баланы туган табигать белән якынайту, аңа сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, беренче хезмәт күнекмәләрен формалаштыру, эстетик зәвыкны үстерү өчен зур мөмкинлекләрне үз эченә ала. 12 октябрьдә Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Табигый материалның могҗизалы әверелүләре"дигән табигый материалдан эшләнмәләр ясау мастер-классы узды.Мондый материалдан эш башкару иҗат һәм илһамның бетмәс чыганагы булып тора һәм баланы табигатькә якынайтуның зур мөмкинлекләрен үз эченә ала. Мастер-класста балалар «Күркәләрдән чәчәкләр»не бик теләп ясадылар. Эштә нарат күркәсе кулланылды. Балалар, фантазия күрсәтеп, үз эшләрендә көзнең бай төсле палитрасын кулландылар. Иҗат процессы балаларны бик кызыксындырды. Нәтиҗәдә балалар оригиналь һәм матур чәчәкләр ясадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

12 октябрьдә Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен "татар халык ризыклары"дигән чара уздырылды. Татар милли аш-суының, башка халыкларның аш-сулары кебек үк, гасырлар төпкеленә барып тоташкан тамырлары бар. Чара барышында милли татар ашлары катнашучылары белән фикер алыштылар һәм татар ашлары татар халкының уртак мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгән дигән нәтиҗәгә килделәр. Түгәрәк өстәл артында һәр хуҗабикә татар кухнясының милли ризыкларын әзерләү серләрен сөйләде.

Тэги: Туктар авыл клубы

12 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Борынгы заман әкиятләр дөньясына сәяхәт» дип аталган чара узды. Әкиятләр-барлык гаҗәеп хикәяләр тупланган кечкенә дөнья. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә торган, әмма беркем дә үлми торган дөнья. Әкиятләр-могҗизалар булган урын. Безнең әкияттә балалар үзләре могҗизалар дөньясына чумдылар һәм герой булырга тырыштылар. Әкиятләр безгә тормыш сулый. Алар могҗизаларга ышаналар. Бу дөньяда әле дә яхшылык барлыгына ышану. Татар әкиятләре серле дөньяга тарта, анда төп геройлар гади кешеләр, әмма игелекле йөрәк белән, явызлыкны җиңеп, бөек гамәлләр кылалар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

7 октябрьдә Көек авыл клубында Тимершык, Кызыл Мишә мәдәният йорты, Кызыл Мишә китапханәсе белән берлектә укытучы һәм остаз елында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә авылның ветеран укытучылары һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучылар чакырылган иде. Кич авылда беренче мәктәп ачылу вакытын искә төшерү белән башланды. Алар укыганда булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә төшерделәр. Мәктәп еллары, эшкә өйрәткән остазлар турында сөйләделәр. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар укытучыларга хөрмәт белән килделәр. Алар үз укытучыларына рәхмәт сүзләре, музыкаль сәламләүләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда булган барлык укытучылар да игътибарсыз калмаган. Барысы да кич белән канәгать калдылар һәм күтәренке кәефтә таралыштылар.

Тэги: көек авыл клубы

11 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән «Гадәттән тыш хәлләр калейдоскобы» дәрес – тренинг үткәрделәр.

Дәрес максатлары: халыкны "Гадәттән тыш хәлләр" дип аталырга мөмкин булган хәлләр, гадәттән тыш хәлләр белән таныштыру; катлаулы ситуацияләрдә чишелеш табу осталыгын үстерү; куркынычның нинди булуы һәм ни өчен барлыкка килүе турында күзаллау формалаштыру; тормыш өчен куркыныч булган ситуациядә теоретик һәм практик белемнәрне һәм үз үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

11 октябрьдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Авыл тарихы музейларда»дигән тарихи сәгать үткәрде. Чара барышында авыл музее белән таныштык. Музейга килгән өлкән яшьтәге кешеләр һәр экспонатны бик теләп искә алдылар. Элекке эш коралларын күргәч, алар яшь чактагы эшләрен искә төшерделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" фестиваль-конкурс игълан итте.7 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында шушы фестиваль-конкурс узды, анда ТР Саба муниципаль районының  Иштуган авыл җирлеге-удмурт халкының “Туй йоласын”,Нырты авыл җирлеге”Армиягә озату”, Шыңар авыл җирлеге-“Кияү мунчасы”йолаларын күрсәттеләр.Һәр коллектив  үзләренең җирлекләре,авыллары, Саба районы турында  1 концерт номеры  тәкъдим итте. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә ихтирамлы һәм игелекле булырга кирәклеген искә төшерә, туган телебезгә,милләтебезгә мәхәббәт тәрбияли. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында 10 октябрьдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә укучылар өчен "халык авыз иҗаты"мәдәни сәгате үткәрде. Чара барышында без укучыларны татар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштырдык. Җырлар, әкиятләр, уеннар һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International