2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе уза. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. 13 октябрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты хэм Тубэн Утар авыл клубы хезмәткәрләре, Курсабаш мэктэбе укытучылары белэн берлектэ әлеге акциягә кушылып диктант яздылар. Әлеге акциядә катнашып алар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.