7 октябрьдә Көек авыл клубында Тимершык, Кызыл Мишә мәдәният йорты, Кызыл Мишә китапханәсе белән берлектә укытучы һәм остаз елында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә авылның ветеран укытучылары һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучылар чакырылган иде. Кич авылда беренче мәктәп ачылу вакытын искә төшерү белән башланды. Алар укыганда булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә төшерделәр. Мәктәп еллары, эшкә өйрәткән остазлар турында сөйләделәр. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар укытучыларга хөрмәт белән килделәр. Алар үз укытучыларына рәхмәт сүзләре, музыкаль сәламләүләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда булган барлык укытучылар да игътибарсыз калмаган. Барысы да кич белән канәгать калдылар һәм күтәренке кәефтә таралыштылар.
9 майда Көк авыл клубында "Терроризмның чикләре юк"дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Директор балаларга террорчылыкның бүген җитди проблемага әйләнүе турында сөйләде. "Терроризм", "теракт" кебек төшенчәләр ачылды һәм террорчылык акты ясарга теләк тудыручы сәбәпләр каралды. Балалар теракт куркынычы янаганда һәм билгесез әйберләр табылганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
8 майда Көек авыл клубында Кызыл Мишә СДК һәм китапханә белән берлектә Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырылды. Чара ике өлештән торды. Беренче өлеш сәхнәдә иде. Башта мөдир кунакларны бәйрәм белән котлады һәм баш өстендә тыныч күк теләде. Аннары Җиңү көне уңаеннан концерт программасы башланды. Икенче өлеш стела янында иде, сугышта булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар һәм стелага таҗлар салдылар.
7 майда Бөек Җиңү көне алдыннан Көек клуҗында "Георгий тасмасы-Җиңү символы"патриотик акциясе узды.Балалар белән зиратка ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән, кабергә Георгий тасмалары бәйләделәр. Георгий тасмалары бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны саклаган һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.
22 апрельдә Куюк авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Без йолдызларга юл салачакбыз" мәгълүмат сәгате узды. Мөдир бәйрәмнең әһәмияте, беренче космонавт Ю. Гагарин, аның беренче космоска очуы, очышның күпме дәвам итүе, беренче космонавтның космик корабы ничек аталуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән мөдирне тыңладылар, сораулар бирделәр. Чара ахырында барысы бергә Космонавтика көне хөрмәтенә стена газетасы чыгардылар.
12 апрельдә Куюк авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Без йолдызларга юл салачакбыз" мәгълүмат сәгате узды. Мөдир бәйрәмнең әһәмияте, беренче космонавт Ю. Гагарин, аның беренче космоска очуы, очышның күпме дәвам итүе, беренче космонавтның космик корабы ничек аталуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән мөдирне тыңладылар, сораулар бирделәр. Чара ахырында барысы бергә Космонавтика көне хөрмәтенә стена газетасы чыгардылар.
Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Көек авыл клубында "Г.Тукай әкиятләренең серле дөньясы" рәсем конкурсы үткәрелде.Аның искиткеч шигырьләре, әкиятләре, шигыре укучыларга ошады. Балалар үзләренең рәсемнәрендә яраткан әкият геройларын сурәтләделәр.
23 апрельдә Көек авыл клубында "Безнең авыл чишмәләре" дип аталган экскурсия уздырылды. "Насыйх чишмәсе" территориясе чүп-чарлардан җыештырылды. Чишмә-табигатьнең кечкенә могҗизасы. Безнең төп тормыш, табигатьнең бөек могҗизасы булган чишмәләребез яшәсен.