"Без йолдызларга юл салачакбыз" мәгълүмат сәгате.

2023 елның 23 апреле, якшәмбе

22 апрельдә Куюк авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Без йолдызларга юл салачакбыз" мәгълүмат сәгате узды. Мөдир бәйрәмнең әһәмияте, беренче космонавт Ю. Гагарин, аның беренче космоска очуы, очышның күпме дәвам итүе, беренче космонавтның космик корабы ничек аталуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән мөдирне тыңладылар, сораулар бирделәр. Чара ахырында барысы бергә Космонавтика көне хөрмәтенә стена газетасы чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International