Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үз исемен мәңгеләштерде, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. Балачактан алып олы яшькә кадәр кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән, бу милләтнең иң мөһим билгесе булып тора, ул милләт тарихы һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында мәгълүматны саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. 26 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Тукай-шигъри чишмәбез!”дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Алып баручы шагыйрьнең авыр балачагы һәм аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Кечкенә артистлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Балалар" Бала белән күбәләк"," Кызыклы шәкерт","Эш беткәч, уйнарга ярый"шигырьләрен сәхнәләштерделәр.«Су анасы " әкиятенә нигезләнгән инсценировка чараның үзенчәлеге булып торды. Чара язучының катнашучылар башкаруындагы «Туган тел»җыры белән тәмамланды.
26 апрелькөнне Иске Мичән мәдәният йортында бөек татар шагыйре Г.Тукайның 138 еллыгына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән интеллектуаль уен-викторинасы узды. Балалар түбәндәге биремнәрне үтәделәр: «Дүрт юллык җый», « Габдулла Тукай әкиятләре геройларын әйт», табышмаклар чиштеләр, Габдулла Тукай исеменә кергән хәрефләрдән сүзләр төзүдә ярыштылар. Барлык катнашучылар да бөтен биремнәрне бик яхшы үтәделәр, бөек татар язучысының биографиясе, әсәрләре буенча искиткеч белемнәрен күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде! Чара ахырында балалар барысы бергә татар халкының гимнын- «Туган тел» җырын башкардылар.
25 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Чернобыль.Безнең хәтер ярасы” дип аталган хәтер сәгате үткәрделәр. Чара башында балаларга кешелекнең техник прогрессы өчен җәза булган иң куркыныч экологик катастрофаларның берсе турында сөйләдек. Укучылар фаҗига масштаблары, радиация аркасында барлыкка килгән төрле авырулар, экологик катастрофа нәтиҗәләре, радиация йоктыруга каршы көрәш чаралары турында белделәр. Документаль фильмны карау 1986 елгы экологик һәлакәтнең масштабларын ачык күрсәтергә, ЧАЭСтагы авариядән соң экологик проблемаларны тирән һәм якты итеп яктыртырга мөмкинлек бирде. Чараның ахырында Чернобыльнең кешелеккә соңгы кисәтү булуын ассызыкладылар; кисәтү-атом сугышы очрагында кешелек көткәннең чын образы, һәм аны бөтен дөньяның профессиональ сәясәтчеләре һәм ракета төймәләрендә бармакларын тоткан хәрбиләр генә түгел, ә һәр кеше, социаль дәрәҗәсенә һәм яшенә карамастан, ишетергә тиеш.
26 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Тукай килә безгә һәр язда" инеллектуаль уенын үткәрделәр. Габдулла Тукай иҗатына багышланган балалар арасындагы мавыктыргыч ярыш күңелле үтте. Чара барышында катнашучылар бөек шагыйрь турында тирән белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук уенны үзләренең музыкаль номерлары һәм шигъри әсәрләре белән бизәделәр. Командалар әсәрләр буенча яхшы белем күрсәттеләр, уен нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде!
26 апрельдә бөтен дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә ала.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичерсэ дэ Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Тукайның балалар шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны эшкә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Бу истәлекле көнне Сулэ авыл клубында шагыйрьнең туган көненә багышланган «Тукай безнен йорэклэрдэ» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Чара барышында укучылар Тукайның шигырьләрен укыдылар, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
Татар халкынын боек шагыйре Габдулла Тукай безнен шигырият доньясынын топ нигезе булып тора. Кыска гына гомер яшэвенэ карамастан ул безгэ зур мирас калдырган. Тукайнын шигырьлэреннэн балалар кунелендэ туган илгэ, туган телгэ, анын табигатенэ мэхэббэт формалаша. Анын ижаты балаларны эшкэ онди, унган, тату хэм дорес юлда булырга юл курсэтэ. 100 ел узуга карамастан балалар бик телэп анын шигырьлэрен укыйлар хэм яттан сойлилэр. Габдулла Тукайнын туган коненэ багышлап 26 апрель конне Елыш авыл клубында "Тукай ижатына сэяхэт" дип исемлэнгэн шигырь кичэсе уздырылды. Клуб модире шагыйрьнын ижаты хэм тормыш юлы белэн таныштырды. Соныннан балалар шигырьлэр сойлэделэр, жырладылар. Кичэ "Туган тел" жыры белэн тэмамланды.
Татар халкынын боек шагыйре Габдулла Тукай безнен шигырият доньясынын топ нигезе булып тора. Кыска гына гомер яшэвенэ карамастан ул безгэ зур мирас калдырган. Тукайнын шигырьлэреннэн балалар кунелендэ туган илгэ, туган телгэ, анын табигатенэ мэхэббэт формалаша. Анын ижаты балаларны эшкэ онди, унган, тату хэм дорес юлда булырга юл курсэтэ. 100 ел узуга карамастан балалар бик телэп анын шигырьлэрен укыйлар хэм яттан сойлилэр. Габдулла Тукайнын туган коненэ багышлап 26 апрель конне Елыш авыл клубында "Тукай ижатына сэяхэт" дип исемлэнгэн шигырь кичэсе уздырылды. Клуб модире шагыйрьнын ижаты хэм тормыш юлы белэн таныштырды. Соныннан балалар шигырьлэр сойлэделэр, жырладылар. Кичэ "Туган тел" жыры белэн тэмамланды.
26 апрель көнне, Өтернәс авыл клубы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" дигән шигъри кичә үткәрде. Чара барышында язучының тормышы һәм иҗаты турында викторина үткәрелде, балачакта өйрәнгән шигырьләр сөйләделәр. Чара халкыбызның гимны булган "И, туган тел" җыры белән тәмамланды.
26 апрельдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Мәңгелек Йөрәкләрдә Тукай»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Хикәядән балалар Габдулла Тукайның барлык өлкәннәргә дә, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген кадерләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Төсле электрон презентация ярдәмендә шагыйрьнең биографиясе белән таныштык. Тукай әсәрләрен кычкырып укыдык.
Яшь укучылар үзләрен артистлар ролендә күрсәтәләр, алар язучының әсәрләрен рәхәтләнеп сәхнәләштерәләр.
Чара барышында татар көйләре, шагыйрьнең шигырьләренә җырлар яңгырады, «Тукайның тылсымлы дөньясы»китап күргәзмәсе оештырылды.
Чара ахырында Г.Тукайның «Туган тел»җыры яңгырады һәм җырланды.
26 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Забота и безопасность» дигән әңгәмә үткәрделәр. Биредә эш урынында куркынычсызлык, җитештерү җәрәхәтләрен профилактикалау һәм эшчеләрнең сәламәтлегенә ярдәм итү турында мөһим темалар каралды. Эргономикага, психологик уңайлылыкка һәм һөнәри авыруларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Чара куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт мөхите булдыру өчен эшләнгән, анда һәр хезмәткәр үзен куркынычсыз һәм мөһим хис итә алды. Шулай ук хезмәтне саклауның куркынычсыз һәм уңайлы эшчеләр дөньясын булдыру турындагы мөһим мәсьәләләре дә тикшерелде. Бу әңгәмә иҗади диалог, хезмәт өлкәсендә иминлек һәм теләктәшлекнең мөһимлеген аңлау өчен мәйданчык булды.