Викторина -«Тукай дөньясына сәяхәт»

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрелькөнне  Иске Мичән мәдәният йортында бөек татар шагыйре Г.Тукайның 138 еллыгына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт»  дип исемләнгән интеллектуаль уен-викторинасы узды. Балалар түбәндәге биремнәрне үтәделәр:  «Дүрт юллык җый», « Габдулла Тукай әкиятләре геройларын әйт», табышмаклар чиштеләр, Габдулла Тукай исеменә кергән хәрефләрдән сүзләр төзүдә ярыштылар.  Барлык катнашучылар да бөтен биремнәрне бик яхшы үтәделәр, бөек татар язучысының биографиясе, әсәрләре буенча искиткеч белемнәрен күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде! Чара ахырында балалар барысы бергә татар халкының гимнын- «Туган тел»  җырын  башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International