"Тукай безнен йорэклэрдэ"- эдэби-музыкаль кичэ

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә бөтен дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә ала.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичерсэ дэ Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Тукайның балалар шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны эшкә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Бу истәлекле көнне Сулэ авыл клубында шагыйрьнең туган көненә багышланган «Тукай безнен йорэклэрдэ» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Чара барышында укучылар Тукайның шигырьләрен укыдылар, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International