«Тукай-шигъри чишмәбез!”дип аталган әдәби-музыкаль кичә

2024 елның 26 апреле, җомга

Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үз исемен мәңгеләштерде, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. Балачактан алып олы яшькә кадәр кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән, бу милләтнең иң мөһим билгесе булып тора, ул милләт тарихы һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында мәгълүматны саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. 26 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Тукай-шигъри чишмәбез!”дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Алып баручы шагыйрьнең авыр балачагы һәм аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Кечкенә артистлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Балалар" Бала белән күбәләк"," Кызыклы шәкерт","Эш беткәч, уйнарга ярый"шигырьләрен сәхнәләштерделәр.«Су анасы  " әкиятенә нигезләнгән инсценировка чараның үзенчәлеге булып торды. Чара язучының катнашучылар  башкаруындагы «Туган тел»җыры белән  тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International