Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче,Оет клубы хезмәткәре китапханәче, Лесхоз бистәсендәге өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Сезгә, кадерлеләребезгә бездән күп сәлам" дигән концерт программасы белән булдылар .Без тыңлаучыларга йөрәк җылысын җиткерергә тырыштык. Үзешчәннәрнең чыгышлары өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте: җырлар, шигырьләр беркемнедә битараф калдырмады – Тамашачылар хәтта инвалид креслоларында утыручылар да рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр .Буаралашу безнең барыбызга да бик кирәк ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз түгел икәнлекләрен тагын бер кат исбатлый.Өлкәннәр безне җылы кабул иттеләр ,тагын килегез диеп елмаеп озатып калдылар..
8 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Салават күпере» балалар бакчасының балалары өчен Бөтендөнья гөмбә көненә багышланган «Мы сегодня грибники» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Бу чара балаларны әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрергә, табигатьне яратырга һәм аларның игътибарын үстерергә юнәлдерелгән иде. Дәрес башында ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләр, аларның файдасы һәм зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Аннары балаларга уен формасында мавыктыргыч сәяхәт тәкъдим иттеләр, анда һәр бала үзен гөмбәче ролендә сынап карады. Шулай ук «За грибами», «Найди грибок» һ.б. кызыклы викториналар үткәрелде. Танып белү сәгате катнашучыларга гөмбәләр һәм урман үсемлекләре турында күбрәк белергә ярдәм итте.
6 октябрь көнне Туктар авыл клубында "Минем беренче укытучым" темасына яшьләр белән очрашу узды. Чарага мөхтәрәм кунаклар буларак укытучылар Әскәров Нияз һәм Әскәрова Әлфия чакырылды, алар инде 30 ел үзләрен яшь буынга белем һәм тәҗрибә тапшыруга багышлыйлар. Алар үзләренең педагогик юлының башлануы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең беренче укучыларын искә алдылар. Яшьләр укытучы һөнәренең кыенлыклары һәм шатлыклары турында сораулар бирделәр, мәктәп тормышы мизгелләре белән бүлештеләр. Сабырлыклары һәм аларга биргән белемнәре, мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйттеләр. Кичә җылы атмосферада узды.
6 октябрь конне Сулэ авыл клубында " Стоп коррупция!" мэгълумат сэгате утте. Мәгълүмат сәгате барышында балалар «коррупция» сүзенең мәгънәсен, аның барлыкка килү билгеләрен һәм сәбәпләрен ачыкладылар. Аннары алар «Коррупция»күренешен уйнап курсэттелэр. Балалар коррупциягә каршы көрәшнең көчле булуын һәм кечкенәдән намуслы, гадел, игелекле булсак, без аны җиңә алачагыбызны аңладылар.
Укытучылар көне-балаларга белем дөньясын ачучы, якты шәхес булырга ярдәм итүче һәм тормышта актив катнашырга ярдәм итүче һәркемне берләштерүче якты һәм игелекле бәйрәм. Безнең һәрберебез өчен укытучы-бетмәс зирәклек чыганагы, киләчәгебезгә нигез салучы кеше. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Сабабаш авыл мәдәният йорты белән берлектә педагогик хезмәт ветераннары өчен «Хөрмәт һәм рәхмәт белән" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырдылар. Бәйрәмгә бистәбезнең үз гомерләрен укытучылык һәм тәрбия эшчәнлегенә багышлап лаеклы ялга чыккан укытучылар һәм тәрбиячеләр чакырылган иде. Хезмәт ветераннары белән очрашу безнең өчен һәрвакыт мөһим. Алар-үсеп килүче буыннар өчен ачык үрнәк. Бу кичтә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр һәм матур музыкаль номерлар белән ныгытылды. Шулай ук кунаклар өчен чәй эчү өчен өстәл әзерләнгән иде. Кызыклы конкурслар бәйрәмгә тагын да ямь һәм күңеллелек өстәде. Барысы да-оештыручылар да, кунаклар да зур эмоциональ заряд һәм үткәрелгән чарадан зур ләззәт алдылар.
Бисер белән шөгелләнү-иң гаҗәп һөнәр материалларының берсе: серле ялтыравык һәм иҗади эзләү өчен чиксез мөмкинлекләр. Бисер белән эшләү-бик нечкә, җентекле эш, ул махсус сабырлык, бу эшкә чиксез мәхәббәт таләп итә. Бисерләр, бусы җепләү техникасын үзләштереп, балалар сәнгать дөньясының матурлыгының тагын бер ягын өйрәнәләр, дөньяның эстетик тәмен һәм сәнгатен сизүен үстерәләр. 6 октябрь конне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре кызлар өчен «бисердән брелок үрү» мастер-классы оештырдылар. Түгәрәккә йөргәндә балалар үз куллары белән кул эшләре ясап, игътибар һәм хәтер үстерделәр. Өстәвенә, кул эшләре аларда сәнгать тәме, төс хисе, фантазия үстерә, иҗади сәләтләрен ачып бирә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә, Координация, ныклык формалаштыра, үз куллары белән кечкенә шедеврлар тудырырга мөмкинлек бирә. Балаларда кызыклы яңа шөгыль барлыкка килде. Болар барысы да мәктәптә, бигрәк тә хатны үзләштергән очракта, киләчәктә дә бу сыйфатлар артык булмаячак
6 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында төрле яшьтәгеләр арасында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. Бильярд буенча Турнир гади ярыш түгел,бу мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Ул кызыклы һәм популяр спорт төренә кушылырга, үз ихтыяҗларыңны тормышка ашырырга, коллективта аралашып үз сәләтләреңне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, күңел күтәренкелеге алдылар. Җанатарлар дусларын хуплады. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Нәтиҗәдә әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм, әлбәттә инде, күтәренке кәеф белән тәмамланды. 1 урын: Хәеров Таһир, 2 урын: Әхмәтшин Илһам, 3 урын: Кәримуллин Илсур Турнирда катнашучылар һәм кунаклар фикеренчә, ярышлар югары дәрәҗәдә узды.
2 октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көненә Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре “Укытучы – зирәклекнең бөек дәрәҗәсе” дигән бәйрәм концерты үткәрделәр. Чарага төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар һәм бүгенге коллектив чакырылган иде. Концерт укытучылар турында җырдан һәм авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. ның котлау чыгышыннан башланды. Тамашачыларга мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан җырлар, биюләр, нәфис сүз, театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Кичә чәй табыны артында җылы, җанлы әңгәмә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
6 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Һайкәл куям Сезгә гөлләрдән!» дигән укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар. Укытучылар көне - балаларга белем дөньясын ачучы, аларда якты шәхесләр тәрбияләүче, актив тормышка өндәүче кешеләрнең якты һәм игелекле бәйрәме. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, «Акварель» халык бию төркеме, «Экспромт» бию коллективы, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире А.Б.Гаврилова, Иске Мичән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе И.Һадиев катнаштылар. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр. Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты безнең йөрәкләрдә якты тәэсирләр калдырды.
6 сентябрь көнне Өтернәс авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре "Туган авылымның көзге юллары буйлап" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Сәяхәт вакытында авылдашлар белән тарих эзләрен саклаган Калатау тавында булдык, табигатьнең матурлыгына сокланып карадык, Чын күңелдән ял иттек: пикник оештырдык, күңел ачтык, шаярдык, җырлар җырладык, истәлеккә фотога төштек. Никадәр шатлык, көлү булды! Барысы да бик канәгать калды, уңай хис-кичерешләр алды.