ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

4 ноябрьдә ел саен Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көне-үзара аңлашу, шәфкатьлелек, кешеләр турында кайгырту бәйрәме. Бу илебез территориясендә яшәүче йөз туксан милләт кешеләренең бердәмлеге бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан 4 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Россия – ул без» патриотик сәгате үткәрелде.

Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте. Аннары балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, рус геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский белән таныштылар, алар ярдәмендә Россиядә болганчык чор тәмамланды һәм Россия тарихының яңа этабы башланды. Шулай ук күпмилләтле илебез, кәсепләр һәм һөнәрләр, мәдәният һәм сәнгать, Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм кухнясы турында сөйләштек.

Ә мәгълүматны ныгыту өчен «Бердәмлектә безнең көч» викторинасы үткәрелде, анда балалар ил тарихына, бәйрәмгә, шулай ук Россия дәүләте символларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Безнең Ватаныбыз Россия-гаять зур ил! Анда руслар гына түгел, төрле милләт кешеләре яши! Дус булганда гына без бәхетле яши алабыз.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

Хәзерге заманда музыкаль инструментлар дөньясы бик бай. Музыкаль инструментлар төренә, аларның барлыкка килү тарихына кызыксыну уяту, халык көйләрен тыңлауны активлаштыру максатыннан 2 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ал җилкән” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен “Музыкаль инструментлар дөньясы” дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар музыкаль инструментлар белән таныштылар, аларның яңгырашын тыңладылар, курайда авазлар чыгарып карадылар, баянга кушылып кашыкларда уйнадылар. Чара файдалы һәм кызыклы үтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә “Минем туган ягым” дигән тематик программа оештырылды. Балалар белән республика, район, авыл тарихына кечкенә сәяхәт кылынды. Шулай ук катнашучылар Конституция барлыкка килү тарихын белделәр, республика символлары турында сөйләштеләр, тематик биремнәр башкардылар.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

  1 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәмлек белән көчле без” дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук төрле халык уеннары оештырылды. Чара дуслык, туган як турында күмәк җыр башкару белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2 ноябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Ахмак куян” дип исемләнгән әкият –тамаша күрсәтелде. Балалар куян кызы , хәйләкәр төлке , акыллы керпегә ияреп әкият дөньясына кереп киттеләр. Алар куян кызы белән берлектә хәйләкәр төлкедән качу юлларын эзләделәр. Әсәрнең музыкаль бизәлеше , куелу осталыгы һәркемдә уңай тәэсир калдырды.  Каникулның бер көне балалар өчен кызыклы һәм файдалы үтте. Нәниләребез әлеге тамашадан күтәренке кәеф белән таралды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 2 ноябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә " Зарарлы гадәтләрсез тормыш!" дигән чара узды.Чара алып баручының нинди начар гадәтләр булуы һәм аларның кеше организмына нинди зур зыян китерүе турында сөйләве белән ачылды. Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде. Әлеге проблеманы хәл итүдә заманча караш төрле бәйлелекләр мәсьәләләрендә актив агарту, сәламәтлек өчен куркынычсыз тәртипкә өйрәтү белән беррәттән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да алып барылырга тиешлеген күрсәтә. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуын тәрбияләү, яшь буынга мөмкин кадәр күбрәк уңай мисаллар күрсәтү мөһим, яшьләрнең сәламәт яки сәламәт булмаган яшәү рәвеше арасында түгел, ә күп санлы төрлелектән сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Начар гадәтләрдән сак булыйк!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2 ноябрь көнне Туктар авыл клубы балалар белән"табышмак"табышмаклар кичәсе үткәрде. Балалар бер-берсеннән алда табышмакларны чиштеләр һәм чараның икенче өлешендә җәй көне безнең авылда балалар төшергән фильм карадылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

1 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Мин хәтерлим! Мин горурланам!"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды. Чарада якташыбызның кызы Диләрә апа Хөсәенова да катнашты. Аның әтисе фронттан ике кулсыз, ике күзсез кайтты. Диләрә апа күз яшьләре белән әтисенең язмышын сөйләде. Аннары барыбыз бергә иҗади эш - Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәле-обелиск макеты ясадык.  Ижади эш шулай ук "“Я помню! Я горжусь!" конкурсына Кострома өлкәсенә җибәрелде. Без геройларыбызны онытмаска тиеш.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен — бердәмлекне, күптөрлелекне һәм ирекне символлаштырган бәйрәмне билгеләп үтә. Бу мөһим вакыйга, ул балаларга илнең бай тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында белергә ярдәм итә. 1 ноябрь көнне Язлы Арташ авыл мәдәният йорты Ике басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә «Халыклар күп, ил бер» дигән әдәби викторина үткәрде. Балаларны Халыклар бердәмлеге көне тарихы белән таныштырдылар, бу көнне Кенәз Дмитрий Пожарский һәм һөнәрче Кузьма Минин җитәкләгән халык ополчениесе, берләшеп, туган җирләрен чит ил илбасарларыннан азат итүләре турында сөйләделәр. Чара барышында балалар Россия турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бердәмлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Китап күргәзмәсендә балаларга Россия тарихы буенча яңалыклар күрсәтелде.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International