9 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән бергә «Коррупциягә каршы бергә" исемле стена газетасы чыкты. Катнашучылар белән бу темага, коррупциягә каршы көрәш ысуллары турында фикер алышу булды. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәләре, коррупция төрләре, коррупция турындагы законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды. Ахырда коррупция – икътисадый үсешкә каршылык, һәм аның белән көрәшү өчен, барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.