9 октябрьдә Бөтенроссия уку көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәм 2007 елда, милли уку программасы кабул ителгәндә барлыкка килә. Шуннан бирле илнең барлык төбәкләрендә елның бу вакытында укуны пропагандалаучы тарафыннан төрле чаралар һәм бәйрәмнәр оештырыла. Китап-тәрбиянең аерылгысыз өлеше. Нәкъ менә әдәби геройлар кызыксындырган сорауларга җавап табарга, дөньяны һәм үз-үзеңне танып белергә ярдәм итә. Бүген Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә " Китап укудан аерылма!” дигщн чараны «Ак калфак " клубы әгъзалары белән үткәрделәр. Бу уку тизлеген тикшерү өченүткән ярыш иде. Матур әдәбиятны яратучылар үзләре укыр өчен хикәя – әкиятләр сайладылар, бергәләп акциядә катнаштылар.