8 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы Корсабаш мәдәният йортында «Яшьлек сагынып»дигән бәйрәм концерты оештырды. Чара «Хәтфә»композициясе чыгышы белән башланып китте. Концерт программасы күңел җырлары, гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, тормыш скетчлары белән үрелеп барды. Коллектив тамашачыга концерт кына түгел, чын бәйрәм бүләк итте. Соңыннан катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.