11 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәсе , Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара районы өченче мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын кабул иттеләр. Сәяхәт балаларга бик ошады.
Икмәк-барысына да баш! Ул кешенең төп кыйммәте булып тора, ул муллык, тәэмин ителеш символы. Аның нинди бәя белән эләгүе, нинди авыр хезмәт булуы һәркемгә билгеле. Безгә барып җитү өчен Икмәк зур юл үтә. 12 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Бөртектән икмәккә кадәр» дип исемләнгән танып-белү сәгате булып узды. Бүген балалар белән икмәк әзерләү процессы белән таныштык. Икмәк - безнең туклану рационында төп компонент бит, һәм теләсә нинди ризык кабул итүне аннан башка күз алдына да китерүе кыен. Бу бик кызыклы һәм күп көч таләп итә торган процесс. Ахырда балалар икмәк турында кроссворд чиштеләр.
Авыл хуҗалыгы көнен ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2024 елда бәйрәм 13 октябрьгә туры килә. Гадәттәгечә бу вакыйга уңаеннан Бөтен Россия буйлап аграрийларны хөрмәтләүгә, аларның казанышларына һәм ил икътисадына керткән зур өлешенә багышланган тантаналы чаралар уза.Әлеге бәйрәм уңаеннан 12 октябрь көнне Туктар авылы клубы авылыбызның яшь механизаторы,алдынгы Ганиев Газинур белән очрашты.Ул СПТУны тәмамлаганнан соң туган авылына әйләнеп кайта һәм менә җиде ел инде МТЗ-82 тракторында эшли.Газинур үзенең хезмәт көннәре турында горурланып сөйләде. Эшләү дәверендә ул тәҗрибәле механизатор гына түгел, яшьләр өчен дә чын үрнәк булып тора. --
12 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гаилә елына багышланган "Буыннар тарихы, гаилә ядкәре" дип исемләнгән район фестивале уздырылды. Әлеге фестивальдә Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе Нигъмәтҗан нәселе шәҗәрәсен яклап чыкты. Әлеге нәселдә ирләр хезмәт сөючән, көчле рухлы, ә хатын-кызлар оста куллы булганнар. Буыннан буынга бал кортлары үрчетү, игенчелек һәм кул эшләре һөнәрләре тапшырылып килгән. Нәселдә ир-атларда тегүчелек белән шөгыльләнгәннәр, файдалы үләннәр җыю да алар нәселендә борынгыдан килгән. Рамазановлар гаиләсе үзләре пешерә торган ризыклары, кул эшләре белән күргәзмә куйдылар. Гаилә шәҗәрәсе сигез буынга хәтле билгеле. Әлеге шәҗәрәне төзегән Айдар Рамазанов бөтен нечкәлекләр белән халыкка үз хезмәтен җиткерде. Нәселнең өлкән кешесе Нәзирә апага 84 яшь, ул нәфис сүз белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә дә үләннәр җыю, тегү, чигү эшләре белән шөгыльләнә, кроссвордлар чишә, газета-журналлар укый. Бәйрәмгә туганнары, оныклар, оныкчыклар килделәр. Шәҗәрәдә барлыгы 876 кеше билгеле. Сәхнәдә әлеге буынның үткәне театральләштерелде. Бәйрәм бик эчтәлекле һәм бай тарихлы булды.
Татар халкының киләчәген гармуннан башка күз алдына да китереп булмый. Җырларга һәм көйләргә бай халкыбыз үзенең барлык сыйфатларын гармун, курай, кубыз кебек милли уен кораллары ярдәмендә генә белдерә белә бит. Безнең авылда да бу уен коралын яратучылар җитәрлек. 12 октябрь- Тенеки авыл клубы мөдире клуб формированиесе әгъзаларына гармунчы-якташлары турында сөйләде, алар истәлеккә беренче инструментларын һәм гармунны халык күңеле итеп сакларга биргәннәр. Гармун-күңел сафлыгы, якты сүзләр һәм якты фикерләр ул. Бу үзебезнең, туган сәнгатебез, аны безгә бәяләргә, аңларга һәм сакларга кирәк».
Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Бәйрәм алдыннан, 12 октябрь көнне, Корсабаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «әти теләсә нәрсәне булдыра ала»дигән танып — белү-уен программасы үткәрделәр. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан башлануы, аны кайсы илләрдә һәм ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде.
Балаларның иң яраткан шөгыле-уен. Уен-күңел ачу гына түгел, ә тәрбия бирүнең иң мөһим чараларының берсе дә, шуңа күрә чара конкурслы уен программасы белән дәвам итте. Алып баручылар «Папа может…» танып белү викторинасында, «Папины вещи»уенда балаларның зирәклеген тикшерделәр. Аннары барысы да «без – көчлеләр», «иң төз», «Эстафета»кебек күңелле уен – ярышларга актив кушылдылар. Балалар җитезлек, тизлек, көч, чыдамлык күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды.
11 октябрьдә Тенеке авыл клубында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Террорчылыкка «юк "дип әйтик" дигән тематик сәгать үткәрелде. Яшьләр террорчылык һәм террорчылыкка каршы тору чаралары турында искә төшерделәр. Хикәядән алар террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларның тотакларына эләккән очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белделәр. Катнашучылар белән террористлар белән конфликтка ничек кермәскә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк торырга, махсус хезмәтләр таләпләрен үтәргә дигән әңгәмә үткәрелде. Ахырда катнашучылар террорчылык турында үз фикерләрен әйттеләр.
11 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Сәламәт тәндә-сәламәт рух»дип аталган сәламәтлек сәгате узды. Чарага Эзмә авылы фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Балалар белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, җаваплы тәртип, сәламәтлек турында кайгырту культурасы дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләштек. Сәламәтлекнең төп факторлары-хәрәкәт, чыныгу,дөрес туклану, режим. Балалар физкультура, спорт, дөрес туклану, режимның файдасы турында тыңладылар. Чара әңгәмә формасында узды. Ахырда балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча видео дәресләр карадылар.
2024 елның 10 октябрендә Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. Бүген түгәрәккә йөрүчеләр үз куллары белән брошь ясарга өйрәнделәр. Брошь - ул беркайчан да модадан чыкмаячак бизәнгеч. Ә мондый бизәнгечне үз кулларың белән ясау — кыйммәт тә һәм катлаулы да түгел, бигрәк тә фоамираннан эшләнгән булса. Бу материал төрле күләмле декор булдыру өчен актив кулланыла, ул йомшак, уңайлы һәм бик гамәли. Дәрес иркен шартларда узды, шөгыльләнүчеләр эш техникасы белән таныштылар һәм ышаныч белән матур брошь ясадылар. Мастер-класста катнашучыларның барысы да үз эшләнмәләреннән канәгать калдылар һәм аларны шатланып өйләренә алып кайттылар.
9 октябрь - Бөтендөнья почта көне, БМО системасында билгеләп үтелә торган күп кенә танылган бәйрәмнәрнең берсе. Почта безгә илнең икенче читендә яшәүче башка кешеләр белән элемтәгә керү өчен күп еллар хезмәт итә. Аларга хат язарга, открытка яки телеграмма белән котларга, бүләк яки күчтәнәчләр белән посылка яки бандероль җибәрергә, берәр эшлекле хат җибәрергә. Бөтен почтаның төгәл эшләве аны китерү белән бәйле белгечләрнең көйле эшләвенә бәйле. Бәйрәм уңаеннан 9 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә китап бирү пунктында "Хат ташучыларга дан һәм хөрмәт" дигән тематик кичә үткәрде. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гайнуллина Дулкыния почта өлкәсендә 30 ел эшләгән һәм пенсиягә чыккан, Газизҗанова Нурзия 42 ел эшләгән, Шәйдуллина Гүзәл озак еллар эшләгән, ә Мөхәрләмова Нәзифә бу вазифада эшләвен дәвам итә.
Чара кысаларында "Хат ташучы безгә нәрсә китерде?" дигән күргәзмә куелды, анда газета һәм журналлар белән танышырга мөмкин.
Шулай ук СВО катнашучысының әнисе белән очрашу булды. Котладылар һәм рәхмәт әйттеләр.
Ана көче улларын сугыш кырларында сакласын һәм алар өйләренә җиңү белән кайтсыннар.
Чара ахырында барлык почта хезмәткәрләренә иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләделәр!