2 март көнне Язлы Арташ авыл клубында тантаналы концерт булды. Чара башында Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Прорамманың беренче өлеше «Ватанга хезмәт итәм»-Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар , сугыш биюләре яңгырады. Икенче өлеш « Сезнең өчен яраткан хатын-кызларыбыз»Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.Концертны алып баручылар гүзәл затларга һәм кешелеккә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык , матурлык, мәхәббәт,камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык , соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Залда һәр номерның көчле алкышлары яңгырады.Бүген үз эшләрен кичектереп, бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да яхшы кәеф алып киттеләр, шундый бай эчтәлекле концерт өчен рәхмәт белдерделәр
2 март көнне Чабья-Чурчино авыл клубы үзешчәннәре Язлы Арташ клубында берьюлы ике вакыйга - Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «23+8» символик исемле бәйрәм концертында катнаштылар. Программаның беренче өлеше Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар яңгырады, сугыш биюләре күрсәтелде. Концертның икенче өлеше Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Концертны алып баручылар гүзәл затларга карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык, матурлык, мәхәббәт, камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык, соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Мәхәббәт, яз, наз атмосферасы, гадәттәгечә, сәламәтлек, иминлек, язгы тыныч күк йөзе һәм иң изге теләкләр белән сугарылган концерт программасы тәмамлангач та, тамашачылар артистларны ташлап китмәде.Тамашачылар концертта катнашучыларга һәм оештыручыларга бик рәхмәтле иде.
8 Март бик шатлыклы һәм игелекле бәйрәм, бу көнне әнине бүләк белән сөендерәсе килә. Ә иң яхшы бүләк-үз кулларың белән ясалган бүләк.Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Әнинең яраткан чәчәкләре" дигән мастер-класс үткәрделәр, анда балалар бик тырышып гадәти булмаган тылсымлы чәчәкләр ясадылар. Төсләрне үзләре сайлаганнар, чөнки һәр катнашучы үз әнисенең яраткан төсен белә иде..
Мастер-класста катнашучыларның һәрберсенең җылылык һәм мәхәббәт белән тулган кабатланмас чәчәге килеп чыкты. Чәчәкләр ачык һәм оригиналь килеп чыкты. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсенә сокландылар
Язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Иске Мичән авылы мәдәният йортында балалар белән иң яраткан һәм иң кадерле кешесе - әни һәм би өчен бүләк әзерләү буенча мастер-класс узды. Балалар үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең теләсә кайсы әни өчен аеруча үзенчәлекле булачагын беләләр, шуңа күрә бик тырыштылар. Балалар зур мавыгу белән кул эшләре башкардылар, һәм тырышып эшләү нәтиҗәсендә алар искиткеч бүләкләр ясадылар. Димәк, бәйрәм көнендә әниләр һәм эбиләр сокланырлар, ә балалар үз куллары белән яратып ясаган бүләкләрен шатланып бүләк итәрләр.
2 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтында «САНДУГАЧ - СОЛОВЕЙ» XII Халыкара вокалистлар конкурсы булып узды. Конкурсның максаты: сәләтле иҗади яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, солист-вокалистларның башкару осталыгын камилләштерү. Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Д.Ш. Гайнуллина «Акварель» халык бию төркеме белән «Майский вальс» эстрада җыры номинациясендә катнашты. Патриотик җырны иң яхшы башкарганнары өчен (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына) II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Г.М. Әхмәтшина һәм А.И.Хузин рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Хәзерге тынычсыз вакытта гражданнар оборонасы кагыйдәләрен белү аеруча мөһим. “Кисәтергә, өйрәтергә, ярдәм итәргә" - бу девиз Лесхоз мәдәният йортында гражданнар оборонасы көнен үткәргәндә төп девиз булды. Чара барышында балалар гражданнар оборонасының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, халыкны тыныч һәм сугыш чорындагы гадәттән тыш хәлләрдән саклауны тәэмин итү буенча гражданнар оборонасының төп бурычлары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш итү тәртибе, саклану ысуллары һәм чаралары, Гражданнар оборонасы сигналлары һәм аларны алганда халыкның эш итү тәртибе турында белделәр. Әмма, иң мөһиме, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, балаларның барысы да шуны истә калдырдылар: кыйммәтле вакытны югалтмаска, белемнәреңнән дөрес файдаланырга, үзеңә һәм башка кешеләргә иң аз югалтулар белән килеп туган вәзгыятьтән чыгарга ярдәм итәргә кирәк.
1 март көнне Туктар авыл клубы Ватанны саклаучылар елына һәм свода батырларча һәлак булган һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән кешеләргә багышланган почмак ясады. СВО катнашучыларына һәм һәлак булган геройларга кыскача характеристика язылган.
1 март көнне Туктар авыл клубы Ватанны саклаучылар елына һәм свода батырларча һәлак булган һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән кешеләргә багышланган почмак ясады. СВО катнашучыларына һәм һәлак булган геройларга кыскача характеристика язылган.
Спорт төрләре бик күп. Иң матурларының берсе-өстәл уеннары. 28 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Синең ход»исемле уеннар булып узды. Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту өчен менә дигән ысул, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт үткәрү, азарт, якты хисләр бүләк итә.
28 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йорты Саба районы мәдәният йортында үткәрелгән “ Туган якка кайтты кайтмаганнар,"Хәтер китабына" төренеп" дип исемләнгән концертка авылдашлар белән культпоход оештырдылар. Концерт тематик яктан бик эчтәлекле, күнелләрне кузгатырлык патриотик рухта үтте. Барлык катнашучылар ныклы әзерлек белән чыгыш ясады. Концертны оештырган житәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.