26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, кыю һәм шәфкатьле булырга өнди.Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Кыска гына гомер кичергәннән соң, Тукай гаять зур мирас калдыра, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балаларга сөйләгән шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. 25 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында һәм авыл китапханәсендә «Без Тукай оныклары»дигән әдәби сәгать үткәрелде. Оештыручылар балалар белән бергә шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, геройларның характерлары турында фикер алыштылар, ошаган шигырьләренә анализ ясадылар.