"Чернобыль - Җир әрнүе"- тематик сәгать

2025 елның 26 апреле, шимбә

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында авария була. Авария әлеге электростанция хезмәткәрләре тарафыннан реактор җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен тупас бозулар аркасында килеп чыккан. 26 апрельдә без үлгәннәрне искә төшерәбез, бу фаҗигане кичергән һәркем өчен борчылабыз. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Алар батырлык һәм каһарманлык күрсәттеләр, радиациянең таралуына юл куймадылар.Чернобыль мәңгегә кешенең зур кайгы символы булып калачак.

Әлеге фаҗигале дата истәлегенә 26 апрель көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә Шиһабиева Эльза һәм Гыйззәтова Сәймә катнашында "Чернобыль - Җир әрнүе"  дигән тематик сәгать үткәрелде. Клуб мөдире Шиһабиев Р.Р. Чернобыль АЭСындагы авария масштаблары турында сөйләде, алар кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре турында, фаҗига урынында радиация пычрануларын бетерү буенча эшләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Вәлиев Р.Я. сыйныфташы Шиһабиев  М. Р. белән дуслыгы, ничек армиягә китүләре һәм совхозда ничек эшләүләре турында сөйләде. Аннары тол хатыннар ирләре, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре, аннан соң ничек яшәүләре, авырулар белән көрәшү һәм сәламәтлекне саклауның ничек авыр булуы турында сөйләделәр, гаилә альбомнарын, хатларны һәм фотографияләрне күрсәттеләр һәм аларны гаиләдә еш искә алулары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International