ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

25 июня көнне Эзмә мәдәният йорты каршында велоузыш буенча ярышлар узды. Бүген спорт белән шөгыльләнү-трендта булу һәм заман белән бергә атлау дигән сүз. Велосипед-кеше танышкан иң беренче транспорт чарасы. Беренче транспортның өч тәгәрмәче бар. Тик кирәкле күнекмәләр алганнан соң, бала ике көпчәкле велосипедка күчерелә. Велосипед спорты ярышларында җиңү өчен күп һәм ныклап шөгыльләнергә, физик мөмкинлекләреңне яхшыртырга, зур йөкләмәләрне җиңәргә кирәк. Балаларга мондый ярышлар бик ошады

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

 25 июнь көнне балалар өчен " Нинди бәхет ул җәй!»дигэн уеннр үткәрелде. Балалар өчен җәй-актив уеннар, теләкләрне тормышка ашыру, конкурсларда һәм ярышларда катнашу вакыты ул. Алар  бик күп конкурсларда һәм эстафеталарда  теләп катнаштылар. Мондый чаралар балаларның сәламәтлеген ныгытып кына калмыйча, кәефләрен күтәрә, көн буена күңел күтәренкелеге һәм позитивлык бүләк итә. Бу көнне бик күп елмаюлар һәм яхшы кәеф булды. Балалар күңелле генә түгел, уңай энергия дә алдылар.

Тэги: Чәбья-Чүрчи авыл клубы

25 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән-2нең Яшел урамында «Бергә булыйк күршеләр» исемле урам концерты оештырдылар. Хезмәткәрләр тамашачыларны шат күңелле һәм динамик җырлары һәм уеннары белән сөендерделәр. Халык кичне рәхәтләнеп бер-берсе белән бергә үткәрде, музыка һәм уеннар белән ләззәтләнде. Концерт аралашу, бәйрәм рухы тудыру, бәйрәм рухын күтәрү һәм авылның мәдәни тормышы традицияләрен саклап калу өчен менә дигән сәбәп булды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Олы Арташ клубында 25 июньдә "Без наркотикларсыз тормыш өчен!" дигән танып-белү сәгате үткәрелде, ул зарарлы һәм файдалы гадәтләр турындагы әңгәмәне үз эченә алды. Чара бәйлелек булмаган тормыш кыйммәтләрен формалаштыру максатыннан оештырылды 

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Курчаклар балалар уенчыклары буларак  тарихи чорга кадәр барлыкка килгән. Формасы буенча алар шактый гади булып, кешеләрнең яки тереклекнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчак ясау зур тармакка әйләнгән. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торганнар. Аларны махсус очраклар буенча, бәйрәмнәргә әзерләгәннәр һәм озак вакытлар хуҗаларына сакраль хезмәт күрсәткәннәр.21 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык курчагы» дигән мастер-класс үткәрделәр.Мастер-класста катнашучылар чүпрәк курчакларының төрле төрләре белән таныштылар: «Кувадка», «Курчак-кыңгырау», «Көн һәм төн», «Подорожница», «Хороводница», «Пасхаль курчак», «Северная Берегиня», «Гаилә»  аларның халык традицияләре белән бәйләнеше турында белделәр. Әңгәмә барышында халык мәдәниятенең килеп чыгышы белән танышу традицион халык уенчыгы ясау мөмкинлеге белән үрелеп барды.  Балалар күңелендә халык стилендә курчак ясау буенча мастер-класс онытылмаслык тәэсир калдырды.Барлык катнашучылар да үзләренең хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

22 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык традицияләре һәм йолалары»фольклор сәгате үткәрделәр.Фольклор - халык зирәклегенең хәзинәсе. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре бар, алар мәдәнияттә дә ачык чагыла. Борынгы бәйрәмнәр, йолалар, кичәләр, күңел ачулар һәм башка фольклор буыннан-буынга тапшырыла торган кыйммәтле хәзинә булып тора.Чара башында «Умырзая» татар фольклор коллективы «Орчык өмәсе»йоласын күрсәтте. Балалар үткәннәргә күчтеләр һәм кешеләрнең бәйрәмнәрдә ничек киенгәннәрен, борынгы заманда өйнең нәрсә белән тулганлыгын, нинди җырлар җырлаганнарын, ничек биегәнлекләрен белделәр. Чыгышлардан соң  курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Вәсимә Әхмәдуллина балаларга орчык йонын ничек эрләгәннәрен күрсәтте. Балалар белән халык уеннары уйнадык.Ахырда чарада катнашучылар милли костюмнарны киеп карадылар, аларда тематик фотозонада истәлеккә фотосурәтләр ясадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

24 июнь көнне балалар өчен табигатькә экскурсия оештырылды. Җәйге чор балалар өчен елның иң унай вакыты. Җәй көне кояшка һәм җылы көннәргә сөенергә, сәяхәтләргә, походларга һәм экскурсияләргә чыгарга мөмкин. Менә без дә балалар белән авылдагы болынга экскурсия ясадык. Монда без болында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат ныгыттык. Балалар чәчәк атып утырган җәйге болынның матурлыгына хозурландылар. кошлар сайравын тыңладык, бөҗәкләрне күзәттек. Балалар, һәр сабакны, һәр таҗ яфрагын сайлап, кыр чәчәкләреннән бик теләп букетлар җыйдылар. Бу үсемлекләрне механик рәвештә җыю гына түгел, ә формаларны һәм төсмерләрне җентекләп сайлап алу, уникаль композицияләр булдыру, аларның һәркайсы үзендә балалар хыялының бер өлешен йөртә.

Тэги: Сулэ авыл клубы

"Хәтер һәм кайгы көне" - бу көн безгә сугышларда һәлак булган, фашистлар әсирлегендә җәфаланган, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгән барлык кешеләрне искә төшерә. Без үз тормышыбыз бәрабәренә изге бурычны үтәгән, шул авыр елларда Ватанны саклаган һәркем өчен кайгырабыз. 22 июньдә Иштуган бистәсендәге обелиск янында Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды. Ватаныбыз өчен көрәштә һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтергә авыл халкы килде. Чарада катнашучылар шул коточкыч сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабыздылар. Без сугыштан кайтмаган ватандашларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

21 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Тәмәке тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим» дигән акция үткәрделәр.Чараның максаты – барлык кешеләрнең, бигрәк тә яшүсмерләрнең аңына никотинның кеше сәламәтлегенә зыяны турында мәгълүмат җиткерү, яшьләрдә асоциаль тәртипнең теләсә нинди күренешенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.Анда очраклы үтеп баручылар, яшьләр, яшүсмерләр, авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты, алар начар гадәткә-тәмәке тартуга тискәре карашларын белдерделәр.Акция барышында катнашучыларга никотинның кеше организмына тәэсире, тәмәке төтененең әйләнә-тирәдәгеләргә, тәмәке тартмаучыларга ничек тәэсир итүе, ни өчен башларга ярамый һәм тәмәке тартуны ташларга кирәклеге турында сөйләделәр. Тәмәке тартуны тыюның махсус билгеләре, тәмәке тарту өчен махсус зоналар, законнарда билгеләнгән штрафлар һәм чикләүләр турында җентекләп мәгълүмат бирделәр.Шулай ук акциядә катнашучыларга тәмәке тартуның зыяны турында белешмәләр тапшырылды,анда тәмәкесез тормыш күпкә күңеллерәк, яки Тәмәкесез тормыш турында уйланырга мәҗбүр итүче аргументлар китерелде. Акциядә катнашучылар «Тәмәке тартуны ташлагыз-чөнки ..."соравына җавап бирделәр һәм плакатка яздылар.Барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә һәм, тәмәке кулланудан һәм башка зарарлы гадәтләрдән баш тартып, яшь чакта сәламәтлекләрен сакларга чакырдылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

22
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Хәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн улХәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн ул.22 июнь көнне Чәбья-Чүрчи  авыл клубында "Хэтерлэудэн курыкма син"дигән чара булып узды. Тематик  сәгать Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Башта тарихка экскурсия ясалды, аннары бүгенге вакыйгалар турында сөйләнде.   Бер минут тынлык Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алдык, барлык катнашучылар  обелискка чәчәкләр салды. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз. Шулай ук"Хәтер шәме"акциясе дә узды. Авылдашлар, шәмнәр кабызып, Ватан өчен сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Тэги: Чәбья-Чүрчи авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International