«Под флагом единым» танып-белү сәгате

2025 елның 22 августы, җомга

22 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Под флагом единым» танып-белү сәгате үткәрде. Мишканың кулына флаг тотып килүе балаларда соклану уятты һәм чараны тагын да истә калырлык һәм кызыклырак итте. Чара барышында балаларга Россия флагы тарихы, аның һәр төсенең әһәмияте һәм ил тормышындагы символик роле турында сөйләделәр. Танып белү сәгатенең максаты балаларда патриотлык хисе, дәүләт символларына хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү иде. Алган белемнәрне ныгыту өчен тематик, күңел ачу уеннары үткәрелде. Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, Россия флагы һәм үз илләре турында белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International