Хәзерге дөньяда коррупция-ул дәүләт яшәешенең хокукый нигезләрен җимерә торган социаль явызлык. Коррупцияне бетерү-көчле-хокукый демократик дәүләт төзү дигән сүз. Һәм коррупциягә каршы көрәш-һәр гражданның бурычы. 17 августта Иштуган мәдәният йорты белгече яшүсмерләр белән“Чиста куллар-якты киләчәк!” дип аталган әңгәмә үткәрде.Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы тору бөтен җәмгыятьнең һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнен аңлау.Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына " Ришвәт нәрсә ул?" һәм" Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?»сорауларына җавап бирделәр. Яшүсмерләр белән барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган бу катлаулы күренеш турында, коррупция Дәүләт төзелешен какшата һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктата, дип сөйләштеләр. Балалар хөкүмәтнең аңа каршы нинди чаралар күрелүен, яшь буынның коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын белделәр. Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге статистиканы китерделәр. Чараны алып баручы фильм геройларында коррупция гамәлләре мисалларын китерде һәм «коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе Законы маддәсен укыды һәм әлеге хокук бозулар өчен затлар нинди җаваплылык тотуларын аңлатты.Чара азагында балалар намус белән яшәргә һәм законнарны үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.