ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 февральдә  күренекле татар шагыйре, шулай ук Россиядә һәм башка илләрдә танылган журналист һәм хәрби корреспондент - Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Ул бик кыска, ләкин герой гомере  кичерде. Аның язмышы һәм иҗаты берничә буын кешеләре өчен патриотизм, батырлык һәм ныклык үрнәге булды. Үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 14 февраль көнне Тимершык авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби сәгать узды, М. Җәлил шигырьләрен һәм аның шигырьләренә җырлар тыңлады.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 15 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Әфганстан безнең хәтер һәм яра »дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.Алып баручылар катнашучыларга «Игълан ителмәгән сугыш»тарихына кечкенә генә экскурс ясарга тәкъдим иттеләр. Сөйләшү электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды.Безнең очрашуда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: Әхмәдуллин Ибраһим Хәбибулла улы (Әфганстан), Мәүлетов Флорид Наил улы (Чечня, Сирия, Украина) катнашты. Очрашу барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, алып баручы һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хезмәт елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар.  Балалар кызыксынып тыңладылар.Аннары «Әфганстан минем күңелемдә яра»дигән Әфган сугышы турында видеоклип карадылар. Анда Әфган җирендә булган фаҗига балаларның күзләрендә укылды. Статистика саннары аларны гаҗәпләндерде.  Күпме үтерелгән, күпме җәрәхәтләнгән, күпме гарипләнгән бу Әфган сугышында.  Сугыштан кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

15 февраль көнне Тимершык авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Сугышны солдат сайламый» дигән музыкаль-патриотик сәгать узды. Китапханәче Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырды, авылдашлары Илдус Гарифуллин, Ильяс Юмагулов, Ильяс Галимҗанов һәм совет солдатларның батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләде. Балаларга Әфганстанда совет гаскәрләренең урнашу чоры турында видеоролик күрсәтелде. Шулай ук сәнгать җитәкчесе Хантимиров А. башкаруында, якташыбыз, афганчы – Наил Кадыйровның “Онытылды Әфган димәгез” җырының видео клибын карадылар.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

Безнең бүгенге очрашу — Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаграк барган батыр һәм фаҗигале Әфган сугышында катнашкан һәркемгә хөрмәт. Шул уңайдан 15 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулуга багышланган концерт оештырды. "Әфганстан-Тере хәтер."Башта укучыларны Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүнең сәбәбе белән таныштырдылар.Концерт җырлар, биюләр, күңелле конкурслар һәм уеннар белән дәвам итте. Тамашачылар һәр чыгышны чын күңелдән алкышлар белән бәяләде. Концерт җылы иҗади шартларда узды, киләсе номерны ишетергә һәм күрергә теләп үтте.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә гашыйклар көне уңаеннан «Беренче мәхәббәт серләре» дип исемләнгән конкурс программасы үткәрелде. Программада катнашучылар башваткычта катнаштылар, бәйрәм тарихын белделәр. Кичә бию программасы белән тәмамланды. Шулай ук китапханәдә «Мәхаббәтнең була төрлесе» китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.

Тэги: Туктар авыл клубы

15 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С. М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 7 «Г» сыйныфы укучылары өчен Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган «Поэт правды и мужества» дип исемләнгән шигърият сәгате оештырды. Чара башында алып баручы шагыйрьнең катлаулы биографиясе, иҗаты, танылган «Моабит дәфтәре» турында сөйләде. Шулай ук балалар игътибарына М.Җәлил турында видео-презентация күрсәтелгән кызыклы әдәби композиция тәкъдим ителде. Балалар шигъриятнең генә түгел, шагыйрьнең бөтен тормышы һәм фаҗигале язмышы ныклык үрнәкләре булуын аңладылар. Чөнки аның тормыш һәм иҗади батырлыгы үсеп килүче буын өчен чын үрнәк булып тора. Дошман ояларын сындырмаган буйсынмаган шагыйрьнең герой юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне һәлак булучыларны һәм дөньяны саклап калучыларны истә тотарга чакыра.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

15 нче  февраль көнне  Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 - ел тулу уңаеннан «Җәлил  безнең йөрәкләрдә» - дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Килдебәк урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды. Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча булган сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр,  дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үзләренең  белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 5 сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 Чарабыз Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

15 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Синең батырлыгың гасырлар буена онытылмас" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара вакытында М. Җәлилнең балачак һәм яшүсмер елларын, булачак шагыйрьнең балачактан шигырь язарга хыяллануы турында сөйләдек. Балалар аның биографиясе, иҗат юлы һәм авыр сугыш елларында кичергән сынаулары турында белделәр. Балалар башкаруында герой шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Чарада катнашучылар викторина барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

 

Тэги: Оет авыл клубы

14 февраль көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә Изге Валентин Көненә яки гашыйклар көненә багышланган "Яшәсен мэхэббэт" дип исемләнгән бәйрәм бәйгесе уздырылды.

Чара башында алып баручы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең барлыкка килү легендасы турында сөйләде, аннары "табышмакларны чишегез", " иң матур котлау ", "мактау сүзләре"кебек конкурсларда һәм уеннарда катнашырга тәкъдим итте.Шулай ук катнашучылар белән бергәләп бәйрәм хөрмәтенә стена газетасын чыгардык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

Бүген 15 февральдә Кече-Шиңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистның әнисе Зиннәтуллина  Раилә апага кунакка килделә,аңа күчтәнәчләр алып килделәр  һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Аның улы Илфат Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Илфат Зиннәтуллин каберенә чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук Олы Шыңар авылында яшәүче Ибраһимов Илдуста кунакта булдылар. 4нче сыйныф укучылары алар алдында хәрби җырлар белән чыгыш ясадылар, шигырьләр укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Илдус үзенең хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International