15 нче февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 - ел тулу уңаеннан «Җәлил безнең йөрәкләрдә» - дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Килдебәк урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уеныбыз 5 өлештән торды. Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча булган сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 5 сыйныф укучылары рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чарабыз Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.