"Әфганстан безнең хәтер һәм яра» очрашу кичәсе

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 15 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Әфганстан безнең хәтер һәм яра »дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.Алып баручылар катнашучыларга «Игълан ителмәгән сугыш»тарихына кечкенә генә экскурс ясарга тәкъдим иттеләр. Сөйләшү электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Безнең очрашуда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: Әхмәдуллин Ибраһим Хәбибулла улы (Әфганстан), Мәүлетов Флорид Наил улы (Чечня, Сирия, Украина) катнашты. Очрашу барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, алып баручы һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хезмәт елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар.  Балалар кызыксынып тыңладылар.Аннары «Әфганстан минем күңелемдә яра»дигән Әфган сугышы турында видеоклип карадылар. Анда Әфган җирендә булган фаҗига балаларның күзләрендә укылды. Статистика саннары аларны гаҗәпләндерде.  Күпме үтерелгән, күпме җәрәхәтләнгән, күпме гарипләнгән бу Әфган сугышында.  Сугыштан кайтмаганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International