15 февраль көнне Тимершык авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Сугышны солдат сайламый» дигән патриотик - музыкаль сәгать узды. Китапханәче Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырды, авылдашлары Илдус Гарифуллин, Ильяс Юмагулов, Ильяс Галимҗанов һәм совет солдатларның батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләде. Балаларга Әфганстанда совет гаскәрләренең урнашу чоры турында видеоролик күрсәтелде. Шулай ук сәнгать җитәкчесе Хантимиров А. башкаруында, якташыбыз, афганчы – Наил Кадыйровның “Онытылды Әфган димәгез” җырының видео клибын карадылар.