Халыклар арасындагы дуслык, илебездәге тынычлык кешелек дөньясында мәхәббәткә нигезләнә. Шуңа күрә без барыбыз да сайларга тиеш безгә тынычлык кирәкме яисә сугышмы? Безнең балаларыбыз моның буенча әллә нинди зур эшләр башкара алмасалар да, шушы темага уйланып, дөрес фикер йөртсәләр бу инде узе зур батырлык. 8 март көнне Елыш авыл клубында "Тынычлык булганда гына балалар бәхетле" дигән темага мастер-класс уздырылды. Балалар кәгазьдән бик матур күгәрченнәр кисеп ябыштырдылар. Күгәрчен тынычлык кошы булып санала. Җиребездә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен.
7 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында гаилә кыйммәтләренә багышланган “Буыннан буынга” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Һәр гаиләнең тарихы игътибарга лаек һәм ул буыннан буынга күчәргә тиеш. Һәр теләгән кеше үзенең гаиләсе, шәҗәрәсе турында сөйли алсын өчен бу кичә турында алдан ук хәбәр салынды. Чарага тематик китап һәм авылдашларның шәҗәрәләреннән күргәзмә ясалды. Кичә ике өлештән торды. 8 Март бәйрәме белән котлаулардан соң “Ком сәгате” тапшыруы башланып китте. Тапшыруның кунаклары авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Әхмәдуллин Ш.Г. иде. Тапшыру махсус шулай әзерләнде, чөнки ком сәгатен тормыш белән чагыштырырга мөмкин – тиз һәм сизелмичә үтә, ә нәселеңне барларга өлгерми дә каласың. Тапшыру кунаклары үзләренең нәсел шәҗәрәләре, гаилә гореф-гадәтләре белән бүлештеләр. Ә кичәнең икенче өлешендә тамашачылар белән әңгәмә корылды. Тамашачылар әби – бабалары, аларның һөнәрләре турында сөйләделәр, авыл тарихына кагылган сорауларга җаваплар бирделәр. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре кичәдә катнашучылар игътибарына бертуган авылдашлар Г.Сабирова, Ю.Гордеев иҗат иткән яңа “Шытсуым” җырын тәкъдим иттеләр. Кичә чын бәйрәмгә әйләнде. Һәркем нәсел шәҗәрәсен барлауны дәвам итәргә, әби – бабайлар, гаилә кыйммәтләре турында күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк икәнлегенә төшенеп таралышты.
8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре кызлар өчен «Мин һәм минем чәчләрем» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Конкурс «Визит карточкасы»ннан башланды. Кызлар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә гадәти булмаган прическалар ясау өстендә «эшләделәр", интеллектуаль конкурста көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре файдалана торган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә, бу ысулның ничек аталуы турында сөйләргә туры килде .Чарада катнашучылар барысы да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талант, осталык һәм әлбәттә ,озын, матур чәчләре белән сөендерделәр .Бәйге бер сулышта узды .Һәр этаптан соң жюри бәя куйды. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
8 мартта Яңа Мичән мәдәният йортында балалар белән традицион һәм яраткан «Татлы шашкалар»турниры узды. Уен кагыйдәләре гадәти шашкадагы кебек үк. Аерма шунда ки, пластик шашкалар урынына тактада ике төрле конфетлар ята. Балалар уеннан рәхәтләнеп ләззәтләнделәр. Җиңүчеләр юк, чөнки тәм-томнар һәркемгә эләгә.(планнан тыш, 9 участок.)
Халык традицияләрен саклау-яшьләрнең рухи тәрбиясенең мөһим өлешләренең берсе. Бу олы буын тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру. 8 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әбием сандыгы» -конкурс-уен программасын үткәрделәр . Чара яңа мавыктыргыч һәм конкурс формасында узды. Ярыш элементларын үз эченә алып, иҗади рәвештә, катнашучыларга индивидуаль һәм команда белән уен формасында кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәрне үтәргә туры килде. Йолаларны искә төшерделәр һәм буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы кыйммәтле ядкарьләрне күрсәттеләр.Зирәклекнең барлык серләре сандыкка җыелган. Халыкта әбинең сандыгы зирәклек һәм белем хәзинәсе дип сөйлиләр. Яшьләрнең гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрне һәм ядкарьләрне саклауның актуальлеген аңлаулары безне шатландыра.
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Рухи кыйммәтләребезне саклап кал, баету, яшь буынга милли традицияләрне җиткерү максатыннан авыл клубында төрле чаралар үткәрелә. Беренче язгы чәчәкләр белән 8 Март бәйрәме килә-һәр хатын-кыз игътибар үзәгенә әверелгән көн. 8 мартта Урта Нырты авыл клубында "Кайнаналар һэм киленнэр бэйгесе"музыкаль - уен программасы узды. Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Җылы бәйрәм узды. Авыл клубы мөдире әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар яңгырады, әлеге чараны моңлы гармун көйләре озата барды. Җылы һәм дуслык атмосферасында кич узды, үзләре белән кояш нурларын алып киттеләр, аларга клуб хезмәткәре бәйрәм бүләге тапшырды. Бәйрәм барлык кунакларга бик күп уңай эмоцияләр, күп аралашу китерде, бәйрәм чарасы бер ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чәй эчү һәм аралашу белән тәмамланды. Барлык хатын-кызлар да искиткеч чара өчен рәхмәт белдерделәр.
6 мартта Тимершык мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.Концерт программасы Тимершык, Кызыл Мишә, Мишабаш, Эзмә, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары, Илебер, Түбән Симет, Сәрдә авыллары клубы хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катначучылар көче белән әзерләнгән иде. Концерт дәвамында җырлар, шигырьләр һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар, тамашачыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр. Бәйрәм якты чыгышлары белән истә калды һәм тамашачыларга искиткеч кәеф бүләк итте.
8 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында китапханә һәм яшьләр белән берлектә бәйрәм уңаеннан стенгазета чыгардылар. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бу искиткеч бәйрәм уңаеннан котлау стенгазетасыннан башка булмый. Стенгазета булдыру теләсә нинди иҗат кебек үк мавыктыра. Стенгазета матур килеп чыкты.
7 март көнне Олы Арташ авылы клубында Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Бәйрәм белән кадерле хатын-кызлар! ”дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Татар шагыйрәсе, композитор һәм җырчы, татар телендә 500дән артык популяр җырлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган артисты. Бәйрәм уңаеннан Тәслимә Низами концерт оештырды, анда тамашачыларны яңа җырлар белән генә түгел, бай программа белән дә сөендерде. Сәхнәне Татарстан Республикасының атказанган артистлары бизәде. Шулай ук автор башкаручы 2022 елда чыккан яңа китабын тәкъдим итте. Бу китапта аның шигырьләре, танылган һәм яңа нота җырлары күрсәтелә.