Халыкара хатын-кызлар көне хатын-кызлар хокуклары өчен массакүләм протестлардан туган, әмма вакыт узу белән «яз көне» нә һәм тагын бер ял көненә әверелгән. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, бүген, 8 мартта, Лесхоз инвалидлар һәм картлар йортында яшәүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Кешелекнең матур яртысы вәкилләре бәхетле һәм игътибарга бик шат иде.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Бүген Лесхоз мәдәният йортында балалар белән бергә әниләргә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр. Чәчәк бәйләмнәре бик матур, нечкә һәм якты булып чыкты.
7 март Татар Икшермәсе авыл клубында «Язлар матур хатырлар-кызлар белэн» дип аталган бэйрэм концерты булып утте. Концерт программасын Икшермә кадетлар -мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Концерт дәвамында халык, заманча җырлар һәм биюләр яңгырады.Бөтен бәйрәм хатын-кызларга карата мәхәббәт турында иде, сәхнәдән рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бүгенге бәйрәм концертында катнашу бәхетенә ирешкән һәркем шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф белән тулыланды.
7 март көнне Татарстанда милли мәдәният һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан Елыш авыл клубында "Буыннар чылбыры өзелмәсен",- дигән исем астында Рамазановлар гаиләсенә багышланган гаилә бәйрәме уздырылды. Рамазановлар гаиләсе иң уңган, хезмәт сөюче, кул эшләре буенча иң сәләтле гаиләләрнең берсе. Бу нәселдә тегү, чигү, рәсем төшерү хезмәте буыннан буынга күчеш ала. Нәзирә апа үзенең тормыш юлындагы истәлек хатирәләр белән уртаклашты, аның улы Рамазанов Айдар үз нәселләренең шәҗәрәсен эшләп алып килде. Үзешчән сәнгатькә йөрүчеләребез катнашында берсеннән берсе дәртле җырлар, биюләр һәм нәфис сүз белән беррәттән "Кич утыру" күренеше күрсәтелде. Нәзирә апаны һәм барлык хатын-кызларыбызны котларга авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улы да килде. Әлеге бәйрәмнең төп бурычы гореф - гадәтләрне мөмкин кадәр киләчәк буынга җиткерү иде. Тамашачылар бәйрәмнән куңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
7 март көнне Олы Арташ авыл клубында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язгы моңнар” дип исемләнгән концерт программасы узды. Концертның программасы төрле иде. Концерт барышында җырлар да, мәзәкләр дә, котлаулар да яңгырады, шулай ук артистлар тамашачыларны биюләр белән дә шатландырды. Концерт бер тында узды, тамашачыларда алкышларын жәлләмәде.
Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә - иң күркәм бәйрәм – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелэ.. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Шушы бэйрәмне куз дә тотып, 7 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белэн берлектә- “Әниләрнең бөтенесе дә кадерле” дигән тема астында рәсем конкурсы оештырдылар. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балалар әниләренә булган ярату хисләрен шушы рәсемнәр аша җиткерделәр.
8 Март статусына һәм яшенә карамастан, хатын-кызларның матурлыгы, назлылыгы, күңел зирәклеге һәм хатын-кызга, аналарга игътибар көне булып санала. 7 март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Эзмә мәдәният йортында матур бәйрәмгә багышланган стена газетасы чыгарылды.
Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытыр, чәчәкләр тарату, наз белән бизәлгән.7 март көнне Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яз бәйрәме" уздырылды.Курсабаш авыл җирлеге башлыгы котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Аннары бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Өстәл артында тәмле чәй эчтеләр, гармун астында җырлар җырладылар. Шаярдылар, сөйләштеләр.
7 март көнне Иштуган мәдәният йортында «Сезнең өчен, безнең кадерлеләребез!”дип аталган , Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ,әтиләр һәм әниләр өчен “Каенкай " балалар бакчасының бәйрәм чарасы булып узды.Бәйрәмгә әтиләр, әниләр, бабайлар һәм әбиләр чакырылган иде. Балалар зур тырышлык белән чыгыш ясадылар. Шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Балалар ата-аналарына үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм җылы, күңелле атмосферада узды. Катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары бик күп тәэсирләр, уңай эмоцияләр алдылар.
Һавада инде яз исе бар, кояш балкый һәм җылырак җылытыла. Бу беренче язгы көннәрдә без Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Бәйрәм алдыннан, 7 март көнне, Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре 8 мартка эшләнмәләр ясау буенча «Әниләр өчен букет»дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Үз куллары белән ясалган поделка –яраткан әниләребез һәм әбиләребез өчен менә дигән бүләк, чөнки ул бар күңелеңне биреп эшләнә. Без аны ясаганда кемгә бүләк итәчәгебезне белеп эш итәбез.Ә мондый бүләкне алу икеләтә күңелле, чөнки аның җылы һәм шатлык бүләк итү теләге белән эшләнгәнен беләсең! Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, яз, чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр. Поделкалар балаларның иң яраткан һәм иҗади шөгыльләре өчен кирәкле материалдан-кәгазьдән ясалды. Балалар үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең һәр әни өчен иң үзенчәлекле булуын беләләр, шуңа күрә бик тырыштылар.