ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2023 ел
шимбә

10 мартта Сулэ авылы клубында " безгә яңа китап килде " дигән чара уздырылды. Укучылар белән очрашу – бәйрәм. Ә укучыларның яңа китаплар белән очрашуы-икеләтә бәйрәм. Яңа, төсле китаплар беркемне дә битараф калдыра алмый куллар үзләре аларга тартыла, һәм шунда ук бу китапларны укырга телим.Катнашучылар яңа китаплар белән таныштылар, күпләре яраткан китапларын өйләренә дэ укырга алып тордылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

10
март, 2023 ел
җомга

Һәр кешенең яраткан укытучысы, остазы бар hәм аның турында үз күңелендә хатирә саклый.10 мартта Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган «Педагог исем генә түгел, педагог күңел халәте» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында балалар игътибарына " Укытучы.Остаз».ролигы тәкъдим ителде. Соңыннан иске фотоларны карадык һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган барлык укытучыларны искә төшердек.Чара ахырында һәр катнашучы үзенең беренче укытучысы турында сөйләде.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

Тормыш кеше өчен иң кадерлесе, ә саулык тагын да кадерлерәк. Шуңа күрә барыбыз да саулык өчен көрәшәбез. Сәламәт яшәү рәвеше хәзерге заманның төп бурычы булып тора. 10 март көнне Елыш авыл клубында наркоманияга каршы "Сәламәт булсаң - бар да була", дигән исем астында тематик сәгать узды. Наркомания турында аңлату өчен "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм", "Сәламәтлек серләре" дип исемләнгән презентациялар кулланылды.

Тэги: Елыш авыл клубы

Бүген, 10 мартта, Лесхоз мәдәният йортының "Әмәнәт" халык драма театры катнашучылары Олуяз авылында яшәүчеләргә М.Шамхаловның "Кайнан"музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр. Тамашачылар геройларның барлык кайгыларын һәм шатлыкларын үзләрендә сизделәр, караудан уңай эмоцияләр алдылар. Артистларга көчле алкышлар һәм яхшы теләкләр белән рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

10 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әхмәд Фәйзинең күпкырлы иҗаты» исемле китап күргәзмәсе оештырдылар. Чара шагыйрь-лирик, драматург, әдәбият белгече Әхмәд Әхмәд улы Фәйзи (Фәйзуллин), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының 120 еллыгына багышланды .Әхмәт Фәйзи күп кенә шигырь җыентыклары авторы. Аның шигырьләре музыкальлек белән аерылып тора, күп кенә татар композиторлары аларны үз җырларының һәм романсларының шигъри нигезе буларак кулланган. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы , иҗаты турында китаплар һәм аның шигырьләре тәкъдим ителде, алар белән китапханәче таныштырды. Чарада катнашучылар - «Ак калфак» клубы әгъзалары шагыйрнең иҗаты, тормышы, китаплары белән таныштылар, хәтта кайбер әсәрләрне кычкырып укыдылар.Күргәзмә А.Фәйзи иҗатын яратучыларның барысына да кызыклы булды.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

8 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйкемле ханымнар өчен күңел ачу программасы үткәрделәр . Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар әлеге чараны озата барды. Бу матур бәйрәмгә килгән кешеләрнең күзләрен дә  шатлык һәм бәхет нуры  балкыды. Җылы атмосферада әлеге кичә бик күңелле  узды.. Бәйрәм барлык кунакларга бик күп уңай эмоцияләр калдырды. Бәйрәм чарасы бер ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

"Язлар матур хатын-кызлар белан..."шундый исем астында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт 5 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында  булдып узды. Бик күп матур сүзләр, чын күңелдән котлаулар һәм теләкләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Мәхәббәт, яз, әни турында җырлар яңгырады. Концерт бер сулышта узды, тамашачылар алкышлары һәм елмаюлары белән сөендерде, ә Кызыл Мишә, Мишабаш, Тимершык, Эзмә, Иске Мичән мәдәният йорты, Сәрдә, Иләбәр, Түбән Симет авылы хезмәткәрләре матур номерлары белән сөендерде. Концерт бик күңелле һәм кызыклы үтте. Көчле алкышлар бу бәйрәм чарасында катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

9 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Ә җырларым һаман яшь килеш» хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа халык җырлары, матур шигырьләр һәм «Аптека» скетчы белән үрелеп барды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9 мартта Эзмэ мэдэният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  "Язлар матур хатын-кызлар белән!"-дигән бәйрәм концерты узды. Концерт программасы Эзмэ, Тимершык, Кызыл-Мишэ, Мишабаш, Иске Мичән мәдәният йортлары Илебер, Түбән Симет, Сердэ авыл клублары һәм авылның сәнгать үзешчәнлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Концерт дәвамында җырлар, шигырьләр һәм котлаулар яңгырады. Катнашучылар тамашачыларга кызыклы, иҗади программа бүләк иттеләр.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

9 мартта Түбән Симет СК клубында "Кояшкай"балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен , "Эниемнен жылы кочагы" исеме астында гаилә бәйрәме узды. Балалар әниләре белән шушы бәйрәмгә матур, күңелле килделәр. Алар үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән әниләренә һәм .иләренә күп яхшы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Әти-әниләр балаларының уңышлары белән бик канәгать һәм горурланалар.

Тэги: Түбән Симет авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International