«Мин һәм минем чәчләрем » дип исемләнгән конкурс

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты   белгечләре кызлар өчен «Мин  һәм минем чәчләрем» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Конкурс «Визит карточкасы»ннан башланды. Кызлар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә гадәти булмаган прическалар ясау өстендә «эшләделәр", интеллектуаль конкурста көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре файдалана торган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә, бу ысулның ничек аталуы турында сөйләргә туры килде .Чарада катнашучылар барысы да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талант, осталык  һәм әлбәттә ,озын, матур чәчләре белән сөендерделәр .Бәйге бер сулышта узды .Һәр этаптан соң жюри  бәя куйды. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International