ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2023 ел
җомга

19 майда Сулэ авыл клубында " Наркотиклар... Анда һәм кирегә сәяхәт." дип исемлэнгэн мэгълумат сэгате уткэрелде.  Программа барышында без катнашучылар белән кайбер хәлләр турында фикер алыштык һәм наркотик кулланудан баш тарту вариантларын тәкъдим иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Юк дип эйтэ бел!" уенын уйнадык.". Чараның ахырында мөдир балаларга аларның тормышлары бары тик аларныкы гына булуын, алар үз язмышларын үзләре сайлыйлар һәм наркотиклар, зарарлы гадәтләр аларны бернинди яхшылыкка китермәячәген истә тотарга тиешләр, дип искәртте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

 Музейлар көнендә Иштуган авыл китапханәсе клуб белән берлектә укучылар өчен «Сәнгатьнең кыйммәтле хәзинәләре»дигән виртуаль экскурсия үткәрде, дөньяның иң танылган 7 музеен тәкъдим итте.Чарада катнашучылар дөньядагы иң популяр сәнгать музее – Лувр буйлап йөрделәр, Ж.Помпидуның милли сәнгать һәм мәдәният үзәгендә булдылар. Дөньяның зурлыгы буенча икенче сәнгать музеенда Дәүләт Эрмитажында, Бөекбританиянең төп тарихи – археологик музеенда Британия музеенда булдылар. Европаның иң борынгы музейларының берсе – Уффици музее һәм ачык һава астында беренче Музей – Скансене турында сөйләдек. Интернет-экскурсия аша укучылар Германиянең Пергамон музееның күренекле мирасы белән таныштылар. Музей-еллар дәвамында истәлекне мәңгеләштерү һәм кешеләргә мәдәни-тарихи мирас бүләк итү өчен төрле борынгы экспонатлар җыялар. Тарих гыйбадәтханәсенә килгәч, без, әйтерсең лә, үткәнгә кайтабыз һәм үзебездә күптәнге еллар истәлеген саклаган раритет әйберләргә рәхәтләнеп карыйбыз.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

19 май көнне Иштуган мәдәният йорты  һәм китапханә белгечләре пионерия көненә багышланган " Салют, Пионерия!"дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар ике отрядка бүленделәр, командирны сайладылар, отряд исемен, девизын өйрәнделәр, маршрут битләре салынган конверт алдылар   һәм билгеләнгән   урыннар буенча киттеләр. Уен 6 станциядән торды:“Тарихи»,”Тапкыр”, “Музыкаль»,“Пионерлар иле»,“Сәламәтлек”, «Иҗади". Барлык катнашучылар да куелган бурычларны үтәделәр, каршылыкларны җиңеп чыктылар. Уенның төпмаксаты-балаларның Пионерия символын-галстукны таба алуы иде. Уен   нәтиҗәсендә балалар элек алган белемнәрен һәм осталыкларынберләштер әалдылар, шулайук инициатива, тапкырлык һәм җаваплылыккебек кыйммәтле әхлакый-ихтыяри сыйфатлар күрсәттеләр. Чара күңелле  һәм кызык булды һәм иң мөһиме-һәр команда“Бер кеше барлык кеше өчен, бар кеше бер кеше өчен !”дигән максат белән уйнады. 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

19 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «Серпантин здоровья» сәламәтлек сәгате оештырды. Чара башында алып баручы үзенең сәламәтлеге турында кайгырту һәм дөрес көн режимын саклау никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. Аннары, балалар күңелле конкурслар һәм викториналар ярдәмендә «Здоровья» иленә кечкенә сәяхәт ясадылар. Алар сәламәтлек компонентлары белән таныштылар, анда иммунитетны ныгыту һәм саклау өчен күп файдалы нәрсәләр, физкультура белән шөгыльләнергә, файдалы ризык һәм витаминнар кулланырга кирәклеген белделәр. Балаларга табышмакларны чишү һәм «Спорт – ты сила» хәрәкәтчән уенда катнашу кызык иде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

19 май көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә Халыкара музейлар көненә карата  «Музей үз серләрен ача» дигән темага туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Балаларны, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның  тарихын белә алдылар.

     Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

19 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Без һәрвакыт әзер!»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. 19 май- Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы көне. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре һәрбер оешманың үз атрибутлары булуы, Пионер оешмасы символлары турында сөйләде.  Галстукның өч ахыры 3 буын, ягъни  Коммунистлар, комсомоллар һәм пионерлар арасындагы ныклы элемтәне билгеләгәнен белделәр.  Шулай ук мәктәптә пионер оешмаларының мәҗбүри символы булган-значок, галстук, пионер байрагы  һәм девиз сурәтләнгән кызыл төстәге тукыма турында сөйләнде.

 Юлбат төп гомүми белем бирү мәктәбенең пионер хәрәкәте ветераннары , Зәкия Хәбибуллин исемендәге дружина пионерлары, пионер оешмасының тарихы һәм отрядлар эше турында сөйләделәр. «Без дә пионерлар идек»исемле стена газетасы чыгарылды .

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

19 май көнне Кызыл мәшә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен табигатьтә ял итү кичәсе оештырдылар. Учак янында утыру бик күңелле! Аның тирәсендә башка дөнья, аерым тормыш.   Ут янында дуслар белән сөйләшү һәм бер китапта да укый алмаган кызыклы хикәяләр тыңлау рәхәт. Балалар сәнгать җитәкчесе хикәясеннән Пионер тарихы, оешманың төп символлары турында белделәр: галстук, «һәрвакыт әзер» девизы белән значок, барабан, горне . Балалар пионерларның махсус сәламләве – салют турында да белделәр. Китапханәче үзенең пионер сафларында булган елларын искә төшерде һәм Бөтенроссия Орленок пионер лагеренда ял итү турында истәлекләре белән уртаклашты.

Вакыт бик тиз үтте. Утта пешкән бәрәңге аеруча тәмле һәм хуш исле иде. Без табигать, безнең төбәкнең матурлыгы турында күп сөйләштек һәм гитарага кушылып матур җырлар җырладык.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

Музей балалар тәрбияләүгә бик зур йогынты ясый. Балалар якты тәэсирләр ала. Балачакта алган күзаллаулар хәтердән беркайчан да юкка чыкмый. 2023 елның 19 маенда(10.00 -11.00 сәгать) Яңа Мичән мәдәният йортында мини музеенда тәрбиячеләр белән бергә Каенкай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр төрле сәгатьләр белән таныштылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сәгатьләрнең нинди төрле булуын күрсәттеләр, балаларны аларның тарихы белән таныштырдылар. Безнең коллекциядә төрле сәгатьләр бар : стена, зур һәм кечкенә, күкеле сәгатьләр, кул, төрле будильниклар, өстәл сәгатьләре, чәчәк, Ком, кояш сәгатьләре.Менә шундый зур түгел, ләкин бик әһәмиятле мини-сәгать музее безнең мәдәният йортында бар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

18 майда Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Без СПИДка каршы»дигән профилактик әңгәмә узды. Меңьеллык чигендә без барыбыз өчен дә җаваплы булачакбыз. СПИД безнең наданлыгыбыз, шулай ук тәртип нормаларын үзгәртергә теләмәвебез аркасында тарала, ләкин без моны эшләмәячәкбез дип саныйбыз. СПИД-иммунитет җитмәү синдромы, кеше организмын инфекция белән көрәшү мөмкинлегеннән мәхрүм итүче авыр авыру. Һәрбер кешегә ВИЧ-инфекцияле кешенең авыруның тышкы билгеләре булмавын, вирусны башкаларга йоктыра алуын, иртәме-соңмы СПИД белән авырганын белергә кирәк. Әлегә СПИД үзен 100% үлем белән тәмамланган авыру дип танырга мәҗбүр итә.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

18 май, Халыкара музейлар көнендә, күп кенә музейлар үзенең ишекләрен ача. Музейлар үткәннәр яңара торган хәтер истәлеге урыны. Анда төрле халыкның көн-күрешен, башка илләрдәге тормышның тарихи үзенчәлекләрен, узган гасырларда кешеләр ничек яшәгән, - барысын да белергә мөмкин. Бу көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Тарихка сәяхәт” дигән танып-белү сәгате үтте. Балалар музейның ни икәнен, музейда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Шулай ук балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга мәдәният йортының авылдашлар бүләк иткән элекке әйберләр тора торган музей-почмагында да таптылар. Алар музейларның ил тарихы, туган як тарихы икәнлегенә инандылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International