19 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Без һәрвакыт әзер!»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. 19 май- Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы көне. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре һәрбер оешманың үз атрибутлары булуы, Пионер оешмасы символлары турында сөйләде. Галстукның өч ахыры 3 буын, ягъни Коммунистлар, комсомоллар һәм пионерлар арасындагы ныклы элемтәне билгеләгәнен белделәр. Шулай ук мәктәптә пионер оешмаларының мәҗбүри символы булган-значок, галстук, пионер байрагы һәм девиз сурәтләнгән кызыл төстәге тукыма турында сөйләнде.
Юлбат төп гомүми белем бирү мәктәбенең пионер хәрәкәте ветераннары , Зәкия Хәбибуллин исемендәге дружина пионерлары, пионер оешмасының тарихы һәм отрядлар эше турында сөйләделәр. «Без дә пионерлар идек»исемле стена газетасы чыгарылды .