101 ел элек пионер оешмасы барлыкка килгән, ул 1922 елдан башлап 70 елга якын илебез балаларын берләштергән һәм оештырган. Бу балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарихыбыз, аны сакларга кирәк. Бу уңайдан 21 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб формированиесе балалары белән табигатькә поход оештыралар, В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы көне хөрмәтенә җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар, һәм, әлбәттә, үзләре белән алып килгән тәмле әйберләрне ашадылар. Шулай ук без аларга пионерлар турында сөйләдек. Балаларга сәяхәт бик ошады.
21 майда Сулэ авыл клубында балалар белән "Күңелле уеннар көне"уен программасын үткәрдек. Балалар өстәл теннисы, шашка, бильярд уйнадылар. Остэл уеннары-эрудицияне үстерү, суз тезмэсен тулыландыру, логик уйлауны яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, мондый уеннар тере аралашу. Аларның һәрберсе кызыклы күңел ачу, дәрт, көчле эмоцияләр бирә. Аннары велосипедта йөрергә чыктык.
20 майда Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре наркоманиянең зыяны турында, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан «Тормышны алып китә торган омтылышлар»дигән танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга наркотикларның кешеләрнең сәламәтлегенә, бигрәк тә яшь организмга ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Чарада катнашучылар өчен алкоголь һәм наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында материаллар күрсәтелде. Чара ахырында балалар сәламәтлекләрен саклап калуның бердәнбер дөрес ысулы-спорт белән шөгыльләнү һәм барлык зарарлы гадәтләргә «ЮК» дип әйтү дигән нәтиҗәгә килделәр.
20 май конне, Сулэ авыл клубы жыр соючелэр клуб формированиесенэ йоруче, узешчэн сәнгать артисты Мансурова Гулия Тукай районы посёлок Новый бистэсендэ узган РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров исемендәге 1 нче Республика фестиваль-конкурсының финалында катнашты. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
20 май көнне Тенеки авыл клубында язучы һәм журналист, Шәһри Казан газетасының бүлек җитәкчесе, Тенеки авылында туып үскән, "Табылдык кыз" дигән яңа китап авторы Галиева Рәсимә Муллаян кызы белән очрашу булып узды. Аның белән очрашуга Тенеки авылы халкы, Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре җыелган иде. Рәсимә Муллаян кызы Тенеки авылында туып үсә,Юлбат урта мәктәбен, ә аннары КФУның журналистика факультетын тәмамлый. Университетта укытучы-педагог булып эшли һәм үзен тулысынча журналистикага багышлый. Аннары китап авторы үзе сүз алды. Аның иҗади тормышы нәрсәдән башлана, автор нинди хисләр белән яши, нинди яңалыкка омтыла, барысын да бәйнә-бәйнә сойләп узды. Чарага җыелганнар аның тормышыннан күп кенә кызыклы фактларны белә алдылар. Барысы да кызык иде: "Табылдык кыз” китабы геройларының образлары һәм характерлары турында фикерләр алышынды. Күп кенә сорауларга җавап биреп, автор бу уйлап чыгарылмаган тарих, барлык фактлар тормыштан алынган, диде. Очрашуның иң йөрәктә һәм истә калырлык өлеше күңел җырларын башкару, авылдашларның һәм туганнарның котлавы булды, бердәмлек, үзара аңлашуның искиткеч атмосферасы барлыкка килде. Чарада катнашучылар язучы алып килгән китапларны сатып алу мөмкинлеге алдылар. Барысы да аңа тәрбияви, рухи, иҗади эше өчен рәхмәт белдерделәр. Авторның бүләк язулы яңа китабы клубка бүләк ителде. Чара ахырында автограф-сессия уздырылды. Барлык Рәсимә Галиеваны зурлап килгән авылдашларга, кунакларга бик зур рәхмәт сүзләре җиткерелде! Истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Минем гаиләм –минем терәгем " дип исемләнгән конкурс программасы оештырылды.Чара барышында командалар үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Ата-аналар балалар белән бергә «Визит карточкасы», «Балалар шаяртуы», «Чылбырлар» конкурсында катнашып, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр.Әлеге чарадан барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм күңелле тәэсирләр алып таралышты
20 майда Эзмә мэдэният йортында Олыяз мэдэният йорты һәм китапханәсе, Утернәс авыл клубы белән берлектә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән "Очрашулар котэ кунел" дип аталган патриотик кичә узды. Чарага Эзмә авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Р.Г, имам хатиб Газизов И.З.чакырылган иде. Кичә Эзмә урта мәктәбе ЮНАРМИЯСЕ чыгышы белән башланып, концерт номерлары белән дәвам итте. Чара барышында СВО катнашучылары белән әңгәмә үткәрелде. Очрашуда тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде, тамашачылар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Билгеле бер мисалда тамашачылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең чын кешенең һәм үз иленең гражданының сыйфатлары булуын күрделәр. Без үз геройларыбыз өчен борчылабыз һәм алар белән горурланабыз.
Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Йосыф-Алан клубы мөдире "Без пионерлар идек" дигән акөия үткәрде.Әлеге чарада катнашучылар үзләренең пионер булганнарын искә төшерделәр ,фотога төштеләр.Пионерга кергәннәрен, балачакларын искә алып үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.Әлеге очрашудан һәрбер катнашучы пионерлар, аларның тормышы турында язылган буклетка ия булдылар.
19 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган «Мой дом - моя семья» күңел ачу программасы узды. Әлеге чараның төп максаты-балаларда гаиләгә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, якыннарына мәхәббәт һәм кайгырту теләге. Башта бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләнелде. Сөйләшү вакытында балалар тормышның кызыклы мизгелләрен, кызыклы гаилә тарихларын искә төшереп сөйләделәр. Шулай ук барысы бергә стена газетасын бизәделәр һәм «Ласковые слова», «Крепкие объятия» дигән төрле уеннарда катнаштылар.